Кояш күтәрелгән Илдән килгән кунаклар

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

14 февральдә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Такаеси Сайто компаниясе төркемнәренең халыкара бизнесы җитәкчесе башлыгында KITZ япон компаниясе вәкилләре белән очрашты.

Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев,  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының халыкара элемтәләр бүлеге башлыгы Айдар Ахтареев, "Invero Advisors Co" генераль директоры Тамерлан Абдикеев, директор урынбасары, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының җитәкчесе урынбасары Фәнис Хәкимуллин һәм башкалар катнашты.

 

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Ул республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләрен: "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс", "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов исемендәге КАЗ - "Туполев" ҖАҖ филиалы", "А. М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "ЕлАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б. тәкъдим итте. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Татарстанның япон бизнесы белән актив рәвештә хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Япония предприятиеләре республика территориясендә уңышлы үсәләр. 

 

Үз чиратында Такаеси Сайто 1951 елда оешкан KITZ компаниясе хакында сөйләде. Ул сәнәгатьнең барлык өлкәләре өчен арматура, ябу продукциясен җитештерүче гаять зур компания. Җайланмалар бакыр,  тимер, корыч, полимер номенклатура һәм аларның үзара комбинацияләреннән эшләнә. Фирма Һиндстан, Германия һәм Кытай кебек илләрдә үзенең җитештерүен үстерә.

Әңгәмә ахырында катнашучылар алга таба үзара мөнәсәбәтләрне үстерүнең төрле вариантларын карадылар. Япония компаниясе җитәкчелеге "Алабуга" МИЗ күрергә ниятли, МИЗ территориясендә предприятиеләр өчен булдырылган инфраструктура һәм резидентлар өчен преференцияләр белән танышырга тели.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International