Беренче "КАМАЗ" йөк машинасы 41 ел элек чыгарылган

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген беренче "КАМАЗ" йөк автомобиле чыгарылышына 41 ел тулды.

1976 елның нәкъ 16 февралендә автомобиль заводының ул вакытта бердәнбер баш җыю конвейерыннан, бүгенге көндә инде бөтен дөньяга танылган,  беренче йөк автомобильләре чыккан. Алар Мәскәүгә КПССның чираттагы съезды делегатларына күрсәтү өчен җибәрелгән.

Заманча "КАМАЗ" автомобильләре 70нче елларда конвейердан төшкән беренче автомобильләрдән бөтенләй аерыла. Алар камилрәк, сыйфатлырак, куәтлерәк һәм ышанычлырак, шулай ук чыдамлы вә авыр күтәрүле. Аларның конструкцияләрендә дөньякүләм танылган фирмаларның иң яхшы компонентлары кулланыла. РФ Президенты Владимир Путинның автографы куелган ике миллионлы "КАМАЗ-6522" әлеге абруйлы төркемнең лаеклы әгъзасына әверелде.

Бүген Ростех дәүләт корпорациясе составында "КАМАЗ" компаниясе яңа модельләренне гамәлгә кертеп күтәрелешен дәвам итә. Яңа буын "КАМАЗ" автомобильләре техник характеристикалары белән европа аналогларыннан һич тә калышмый, шул ук вакытта, көндәшләреннән күпкә арзанрак һәм эксплуатациядә үз бәясен аз чыгымнар белән шактый тиз арада аклый. "Яңа линейка" флагманы - магистраль йөк тартучы "КАМАЗ-5490”  –Россиядә 2014 елда иң яхшы коммерция автомобиле дип табылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International