Америка сәүдә- сәнәгать палатасының үсеш буенча директоры Егор Заостровцев җитәкчелегендәге делегация бу көннәрдә визит белән Татарстан Республикасында. Делегация составына төрле өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы унөч оешма вәкилләре керде: McDonald’s , Lynden, Amrustrans, Praxair , Edwar International, Baxter, Antal, Tulpar, Egorov Puginsky Afanasiev & Partners , Philip Morris, Dupont, ANCOR Holding , Deseret International Charities , Mars LLC.
Бүген 15 февраль Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу узды. Очрашу барышында кунаклар республикага югары дәрәҗәдә визит оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм предприятиеләрен кыскача тәкъдир иттеләр. Компания вәкилләре предприятиеләренең эшчәнлеге хакында сөйләделәр һәм Татарстандагы мәнфәгатьләрен билгеләп үттеләр.
Искәртеп үтәбез, эре америка компанияләренең Россиядәге вәкилләре Татарстанга ике көнлек эшлекле программа кысаларында «Алабуга» МИЗ булдылар, Америка сәүдә палатасының бизнес-клубы утырышын үткәрделәр, визит дәвамы буларак ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына очрашуга килделәр. Моннан тыш, бүген ТР сәламәтлек саклау министрлыгында да очрашу планлаштырылган.
Белешмә өчен:
Россиядә Америка сәүдә палатасы— корпоратив әгъзалык нигезендә оештырылган дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган бизнес-ассоциациясе. Россия Федерациясе территориясендә вәкиллек формасында эшчәнлек алып бара. Америка сәүдә палаталары Европа советы әгъзасы.