ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга

Бүген ТР Түбән Кама муниципаль районының 28нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә экология дәресе узды.  "Экология, сәнәгать, шәһәр" дип иссемләнгән дәрес Россиядә уза торган экология Елына багышланды.

Тугызынчы класс укучылары өчен дәресне Балалар экология һәм биология үзәге педагоглары һәм "Экоград" фәнни җәмгыять укучылары үткәрде.

Экспертлар ролендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин чыгыш ясадылар.

Мәктәп укучыларына үз яшьтәшләре алып барган дәресләр хәтта күбрәк ошый. Бүген дә баш спикерлар булып Тимур Порываев һәм Алина Гәрәева чыгыш ясадылар. Беренче доклад "ТАНЕКО" АҖ табигатьне саклау технологияләре темасына багышланды. Алина исә "Аккош" күле территориясе табигате турында сөйләде.

28нче мәктәп укучылары өчен бүген предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеге турында республиканың рәсми затларыннан ишетергә мөмкинлек туды һәм алар бу форсатны ычкындырмадылар. Укучылар җитәкчеләргә сораулар яудырдылар. Альберт Кәримов нинди һөнәрне сайларга дигән сорауга, финансистларның җитәрлек булуын һәм сәнәгать белән тормышын бәйләргә теләүчеләргә инженер белгечлеген сайларга тәкъдим итте, чөнки җитештерүдә мондый белгечләр җитешми, ә эшләү шартлары заманча җиһазландырыла. Шулай ук, ул укучыларны актив рәвештә Worldskills чемпионатында катнашырга чакырды.

Очрашу  җылы һәм позитив узды.

Иң яхшы уйлап табу, рационализаторлык һәм патент-лицензия эшләре нәтиҗәләре буенча "Татнефть" компаниясе "2016 елның уйлап табу һәм рационализаторлык эшләре буенча иң яхшы предприятиесе" дип табылды һәм Зур Кубокка лаек булды. Сынауларны Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте оештырды.

ТР уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте Рессоветының Мактаулы исеме һәм Зур кубогы "Татнефть" компаниясенә инновация эшчәнлегендә югары күрсәткечләре өчен бирелде. 

Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия милли үсеш министры Миклош Шестак белән очрашты.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Россия һәм Венгрия җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан күп еллар дәвамында Венгрия партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Моның тарихи алшартлары да бар. Венгрия һәм татар халыклары арасында тыгыз туганлык элемтәләре безнең эраның беренче меңьеллыгы уртасында һәм Бөек Болгар заманында башланган. Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, 6-7 гасырларда ук булган Тәтеш шәһәрлеге, нәкъ менә венгр борынгылары тарафыннан нигезләнгән дигән фараз бар. 


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 2 мартында «Мавыктыргыч фән һәм техника Йорты» Boeing компаниясе һәм «Яшьләрнең Казанышлары» (Junior Achievement Russia) Төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә авиация тематикасына лекцияләр оештырды.

Семинарны яшь проектлаучылар – модельләштерү һәм инженерия белән кызыксынучы укучылар тыңлады. Boeing белгечләрен тыңлау өчен яшьләр проект сайтында «А дан Я га кадәр Авиация» тестын уздылар.

«А дан Я га кадәр Авиация» тесты – Boeing компаниясе һәм «Яшьләрнең Казанышлары» (Junior Achievement Russia) Төбәкара иҗтимагый оешмасының Россия мәктәп укучылары һәм студентлар өчен уртак белем бирү программасы. Программаның максаты – авиация өлкәсендә үсеп килүче яшь буынның белем дәрәҗәсен күтәрү һәм  яшь һәм талантлы белгечләрнең  игътибарын  аэрокосмик тармакка җәлеп итү.

Чара кысаларында Boeing-Россия/СНГ компаниясеннән яңа самолетлар проектлау бүлекчәсенең директор урынбасары Александр Гвимрадзе, «Интерьерлар» инженер бүлекчәсенең баш инженер урынбасары Алексей Шуваев, оешманың операцион эшчәнлегенә ярдәм итү буенча белгеч Алексей Иванов, хөкүмәт структуралары һәм стратегик партнерлар белән хезмәттәшлек итү эше буенча менеджер Татьяна Лебедева чыгыш ясадылар.

Программа башында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады. Алга таба Boeing компаниясе белгечләре мәктәп укучыларын һәм студентларны гражданлык авиациясе үсеше тарихы, самолетлар очышы һәм аларның  төп очыш принциплары  белән таныштырдылар

Исегезгә төшерик, «А дан Я га кадәр Авиация» программасы рәсми рәвештә 2015 елның апрелендә эшли башлады. Программасы берничә этапны үз эченә ала: интерактив тест, Boeing компаниясе белгечләреннән авиация тематикасына дәресләр һәм башкалар. Программага, шулай ук, экскурсия һәм интерактив-практик дәресләр дә кергән: Жуковский шәһәрендә Халыкара Аэрокосмик Салонны карау, чын авиа-тренажерда очу, авиация музейларына экскурсия һәм махсус лекцияләр. Программа эшли башлаганнан бирле анда 2000нән артык Россия мәктәп укучылары һәм студентлары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race генераль директоры Эрих Вольф белән очрашты.

Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар Дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.

2017 елның июлендә Red Bull Air Race ярышлары тарихта беренче тапкыр Казанда узачак. Очрашу кысаларында яклар ярышларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре хакында фикерләштеләр.

Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов ярышларга әзерлек һәм аларны Казанда уздыру югары дәрәҗәдә булачагына ышаныч белдерде. Халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чаралар үткәрүдә зур тәҗрибәбез бар, һава шартлары аяк чалмаса, тамашачылар бу ярышларны лаеклы бәяләрләр дип ышанам, - диде ул.

Үз чиратында, Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вульф, оештыручылар Казанның матур күренешле яңа җирендә ярышлар уздыру мөмкинлекләренә бик шат булуын, билгеләп үтте. "Россиядә узачак этапны аеруча кызыксынып көтәбез, яңа тамашачыларга бик зур тизлек белән түбән югарылыкта ярышларны бик теләп күрсәтәчәкбез", - дип өстәде ул.

Red Bull Air Race катнашучылар командалары һәм аны оештыручылар Казанга ярышлар трассасын һәм техниканы әзерләү өчен 6-7 июльдә килә башлаячаклар.

Чемпионатның ярыш трассасы Кремль яр буенда Казансу елгасы акваториясендә урнашачак, ә очып китү-очып төшү полосасы "KazanRing" автодромы территориясендә булачак.

Моннан тыш, яклар, шулай ук, ярышлар үткәрү вакытында тамашачыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, телеканаллардан ярышларның ТВ-трансляциясен оештыру мәсьәләләрен, башка оештыру мәсьәләләрен карадылар.

 

 

Очрашу азагында Казанда 2017 елда Red Bull Air Race һава юлында узышу дөнья чемпионаты этабын оештыру һәм үткәрү турында  килешү имзаланды.  2017, шулай ук,  2018 -2019 елларга да килешү төзелде.

«Татспиртпром» 2017 елның март аенда АКШ беренче 25,4 мең. шешә аракы җибәрүне планлаштыра.

"АКШна Russian Value Platinum (күләме 0,75 -1,0-1,75 л) маркалы аракы партиясе җибәрү планлаштырыла. Беренче партиядә 25,4 мең шешә (барлыгы 23,4 мең литр) җибәрү карала. Алкоголь продукциясен җибәрү 2017 елның март аенда башланыр дип көтелә. АКШ территориясендә безнең продукция бу елның апрель - май айларында сатыла башлар дип уйлыйбыз", - дип сөйләделәр берләшмәнең  матбугат хезмәтендә.

Барлыгы «Татспиртпром» 2017 елда АКШна алда сүзгә алынган аракы маркасын 50 мең шешә (45 мең литр) җибәрергә уйлый. Компания продукциясен җибәрү  эре импортер Savas Spirits International (Лас-Вегас) аша алып барыла.

2016 елда  «Татспиртпром»  Татарстаннан читкә сатуларны 154%ка арттырган. Шулай итеп, компаниянең чит илгә продукция сатулары беренче тапкыр ил эчендә сатуларга караганда артып киткән. «Татспиртпром» мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта Россия төбәкләренә продукция сату - 2,5 тапкыр, ә чит илгә — өч тапкыр арткан.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Россия экспорт үзәге Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә тармакның экспорт эшчәнлеген стимуллаштыру программасын формалаштырдылар.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Бахрейн, Кытай Халык Республикасына узган эш визитларына нәтиҗәләр ясадылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республиксы делегациясе бүген "Сочи-2017" Россия Инвестиция Форумы эшендә катнаша. Форумның төп темасы - "Үсеш өчен яңа проектлар".


27
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

РФ бүләкләү залында 2016 елда "Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. "Җитештерү өлкәсе оешмаларында социаль партнерлыкны үстерү өчен" номинациясендә "Татэнерго" АҖ икенче урынны яулады. Генераль директор Рәүзил Хаҗиев бүләкне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец кулыннан алды. Үзенең чыгышында Ольга Юрьевна билгеләп ил икътисады үсешенә предприятиеләрнең, аның җитәкчеләре керткән өлешне билгеләп үтте. "Иң мөһиме-безнең байлыгыбыз – ул безнең кешеләребез", – дип ассызыклады вице-премьер.

"Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы" конкурсы 2000 елдан бирле һәр елны уздырыла. Аның максаты - оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрнең чишелеш мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Конкурс иң яхшы социаль проектларны ачыкларга мөмкинлек бирә, позитив социаль имиджы булдырырга ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International