Татарстан һәм Венгрия үзара элемтәләрне киңәйтәләр

2017 елның 3 марты, җомга

Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия милли үсеш министры Миклош Шестак белән очрашты.

Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасы Президенты Россия һәм Венгрия җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстан күп еллар дәвамында Венгрия партнерлары белән хезмәттәшлек итә. Моның тарихи алшартлары да бар. Венгрия һәм татар халыклары арасында тыгыз туганлык элемтәләре безнең эраның беренче меңьеллыгы уртасында һәм Бөек Болгар заманында башланган. Моннан тыш, белгечләр фикеренчә, 6-7 гасырларда ук булган Тәтеш шәһәрлеге, нәкъ менә венгр борынгылары тарафыннан нигезләнгән дигән фараз бар.

Элемтәләр хәзерге заманда да дәвам итә. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Советлар Союзы таркалганнан соң Татарстан өчен базар икътисадын һәм агросәнәгать комплексын үстерүдә нәкъ менә Венгрия яхшы мисал булды. Ул ассызыклаганча, чит ил дәүләт башлыкларыннан беренче булып Татарстанга  Венгрия Президенты Арпад Генц килде (1993). Беренчеләрдән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешүне Татарстан шулай ук, Венгрия белән имзалады (1992 ел).

Бүген Татарстан һәм Венгрия үзара элемтәләрне кабат активлаштырдылар. Бу хакта күптән түгел Казанда узган Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Венгрия  тышкы эшләр министры Петер Сийярто һәм авыл хуҗалыгы министры Шандор Фазекаш визитлары сөйли. Татарстанда Россия-Венгрия Хөкүмәтара комиссиясен, Венгрия эшлекле даирә делегациясен кабул иттеләр. 2015 елда Казанда Венгриянең Генераль консуллыгы ачылган иде.

Татарстан-Венгрия хезмәттәшлегенең уңышлы мисалларының берсе – республикада «Агродөнья - Казан» күпләп сату-бүленеш үзәген төзү проектында Венгрия инвесторларының катнашуы булырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Үзенең колачы һәм оештыру дәрәҗәсе буенча бу уникаль проект. М-7 федераль трассага якын урнашуы, җире булуы, мөһим инфраструктурага иялеге мәйданчыкны тагын да җәлеп итүчән итә. Безгә үзара мөнәсәбәтләрне активлаштыру өчен тагын шундый берничә проект кирәк», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында - нефть химиясе, машина төзелеше, автомобиль төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, медицина һәм фармацевтика сәнәгате, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, туризм, мәгариф өлкәләрен билгеләде.

Быел Венгриядә Будапешт Казаннан кабул иткән су спорт төрләре буенча дөнья Чемпионаты узачак (15-30 июль). Татарстан делегациясе әлеге чарада катнашырга ниятли.

Җавап сүзендә Миклаш Шестак Рөстәм Миңнехановны 60 яшьлек юбилее белән тәбрикләде һәм Венгрия җитәкчелеге исеменнән изге теләкләрен җиткерде. «Агродөнья - Казан» проектына килгәндә Венгрия программада төрле формада катнашырга әзер, диде Шестак әфәнде.

 "Бу проектны үстерү кысаларында финанслау, ярдәм итү, консультация бирү яки венгрия продукциясен китертү булырга мөмкин", - диде министр.

Шулай ук, Миклаш Шестак үзенең визиты кысаларында Казанның югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркында берничә стартап-проект белән танышуы турында сөйләде. "Югары технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен уртак нокталар табарбыз дип ышанам", - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International