Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Red Bull Air Race генераль директоры Эрих Вольф белән очрашты.
Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар Дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Азат Кадыров һәм башкалар катнашты.
2017 елның июлендә Red Bull Air Race ярышлары тарихта беренче тапкыр Казанда узачак. Очрашу кысаларында яклар ярышларны оештыру һәм уздыру мәсьәләләре хакында фикерләштеләр.
Сөйләшүләр барышында Рөстәм Миңнеханов ярышларга әзерлек һәм аларны Казанда уздыру югары дәрәҗәдә булачагына ышаныч белдерде. Халыкара дәрәҗәдәге масштаблы чаралар үткәрүдә зур тәҗрибәбез бар, һава шартлары аяк чалмаса, тамашачылар бу ярышларны лаеклы бәяләрләр дип ышанам, - диде ул.
Үз чиратында, Red Bull Air Race генераль директоры Эрик Вульф, оештыручылар Казанның матур күренешле яңа җирендә ярышлар уздыру мөмкинлекләренә бик шат булуын, билгеләп үтте. "Россиядә узачак этапны аеруча кызыксынып көтәбез, яңа тамашачыларга бик зур тизлек белән түбән югарылыкта ярышларны бик теләп күрсәтәчәкбез", - дип өстәде ул.
Red Bull Air Race катнашучылар командалары һәм аны оештыручылар Казанга ярышлар трассасын һәм техниканы әзерләү өчен 6-7 июльдә килә башлаячаклар.
Чемпионатның ярыш трассасы Кремль яр буенда Казансу елгасы акваториясендә урнашачак, ә очып китү-очып төшү полосасы "KazanRing" автодромы территориясендә булачак.
Моннан тыш, яклар, шулай ук, ярышлар үткәрү вакытында тамашачыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, телеканаллардан ярышларның ТВ-трансляциясен оештыру мәсьәләләрен, башка оештыру мәсьәләләрен карадылар.
Очрашу азагында Казанда 2017 елда Red Bull Air Race һава юлында узышу дөнья чемпионаты этабын оештыру һәм үткәрү турында килешү имзаланды. 2017, шулай ук, 2018 -2019 елларга да килешү төзелде.