Сочидагы форумда оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең граждан продукциясе экспорты турында сөйләштеләр

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

Россия экспорт үзәге Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә тармакның экспорт эшчәнлеген стимуллаштыру программасын формалаштырдылар.

Программаны тормышка ашыру турында тулырак Россия экспорт үзәге төркеме башлыгы Петр Фрадков РФ Премьер-Министры Дмитрий Медведев катнашында узган “Оборона-сәнәгать комплексы диверсификациясе һәм региональ үсеш – үзгәрешләр стратегиясе” түгәрәк өстәл барышында сөйләде.

Тышкы базарларга яңа гына чыгучы оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре бизнес-миссияларда, төп чит ил күргәзмә һәм ярминкәләрендә, конференцияләрдә катнаша алалар. 2017-2018 елларда үз эченә 30лап чараны алган киң программа формалаштырылган, аларның гамәлгә ашырылу нәтиҗәләре буенча 2017 елда халыкара күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә тармакның кимендә 50 предприятиесенә ярдәм күрсәтеләчәк.

Россия экспорт үзәге “Россия предприятиеләренең экспорт эшчәнлеген оештыру” Белем бирү программасы буенча укыту семинарларын оештыру һәм үткәрү планлаштырылган. 2017 елда кимендә 3 семинар,  оборона- сәнәгать комплексының 100ләп предприятиесе укытылачак.

Моннан тыш, Россия экспорт үзәге Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Ростех" Дәүләт корпорациясе, «ЦНИИ Центр» Федераль дәүләт унитар предприятиесе белән берлектә оборона- сәнәгать комплексы предприятиеләренең граждан продукциясе чит илдә сату базарлары перспективасын аңлау өчен маркетинг тикшеренүләр үткәрә.

Россия экспорт үзәге матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International