Алдан кабул ителгән карарлар белән танышу өчен кулланыла торган хезмәт күрсәтүгә киң ихтыяҗ булу сәбәпле хәзерге вакытта Россия Федерациясе таможня органнары аны электрон рәвештә тәкъдим итә.
Әлеге хезмәт күрсәтүдән Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында кулланырга мөмкин. Бу ысулның кайбер өстенлекләре дә бар:
-гариза язучының шәхси битендә дәүләт хезмәте күрсәтелүнең агымдагы торышы турында актуаль мәглүмат бирелә;
-РФ территориясендә урнашкан таможня органнары электрон базада кабул ителгән карар автомат рәвештә теркәлүгә аның белән таныша ала;
-документлар электрон рәвештә Россиянең төрле почмагыннан тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теркәлә ала;
-тиз арада җавап алу мөмкинлеге
Гаризалар (www.gosuslugi.ru) Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр (функцияләр) порталында кабул ителә.
Идел буе таможня идарәсе тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар өчен 2017 елда вебинарлар үткәрү планын раслады (вебинарда катнашу түләүсез).
Вебинарлар 2017 елның:
30 мартта, 29 июньдә, 29 сентябрьдә, 28 декабрьдә узачак.
Вебинарда катнашу өчен Идел буе таможня идарәсе сайтында теркәлергә кирәк: http://ptu.customs.ru/, баннеры «Тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар өчен вебинарлар» дип атала.
Катнашучыларның теркәлү вакыты вебинарлар башланырга бер көн кала тәмамлана!
Соңгы биш елда Россиядә энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрелгән чаралар ярдәмендә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулыкны саклап калуга ирешелгән. Бу хакта бүген “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге мәйданында узган «Энергетика. Ресурсларны саклау» һәм “Энергоресурснәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” XVIII халыкара симпозиумын ачу тантанасында әйтелде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Үзбәкстан Республикасының Сәмәркәнд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, федераль һәм республика хакимият органы вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Казанда күргәзмәнең энергияне саклау өлкәсендә заманча технологияләр белән танышу һәм энергетика өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләр, актуаль сораулар турында фикер алышу өчен уңай мәйданчык буларак үзен аклавын билгеләп үтте.
ТР Президенты Россия энергетика министрлыгына күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.
“Чарада Россия һәм чит илләрдән эре компанияләр катнаша, аларга партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын ассызыклаганча, энергия ресурсларын саклау мәсьәләсе һәрвакыт өстенлекле булды. Аның сүзләренә караганда, 2012 елдан Россиядә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулык саклап калынган. "Безнең мәгълүматларга караганда, алдагы өч елда, фаразланган икътисади үсешне исәпкә алсак, шул ук күләмдә өстәмә экономияләүгә ирешү мөмкин", - дип хәбәр итте ул.
Алга таба, ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Энергияне эффектив куллану җиһазлары һәм технологияләре" конкурсында җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде.
Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.
Быел Россия, Беларусь, Италия һәм АКШның 140 компаниясе һәм Германия, Израиль, Испания, Кытай, Корея, Польша, Чехия, Словения, Финляндия һәм башка ил компанияләренең 14 вәкиллеге үзләренең яңа казанышларын тәкъдим иттеләр.
ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Халыкара хатын-кызлар көне котлап:
"Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара хатын-кызлар Көне-8 март белән тәбрик итәм!
Бу якты язгы бәйрәмдә наз һәм моң, хозур һәрвакыт Сезнең игелекле юлдашыгыз булсын.
Теләкләр һәм хыяллар тормышка ашсын, гаиләдә мәхәббәт, җылылык һәм үзара аңлашу чәчәк атсын!
Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, язгы күтәренке кәеф, уңышлар һәм иминлек телим!"
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ир-атлары хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр. Изге сүзләр һәм игътибар бу көнне изге затларның берсен дә битараф калдырмады!
Мәскәү өлкәсе Наро-Фомин районында урнашкан "Татнефть-АЗС-Көнбатыш" ҖЧҖ караган "Татнефть"нең 268 номерлы ягулык салу станциясе "Заманча АЗС" журналы версиясе буенча «Елның иң яхшы ягулык салу станциясе» дип табылган.
2016 елда 268 номерлы ягулык салу станциясенең тышкы һәм эчке күренеше яңа концепция буенча яңартып төзелгән. Станциядә югары сыйфатлы дизель ягулыгы, Аи-95, Аи-92 маркалы бензин салына, шул исәптән популярлашкан TANECO дизель ягулыгы да сатыла.
2017 елның 6 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларны биләүче дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, вазыйфа биләү коррупция куркынычы белән бәйле булган гражданлык хезмәткәрләре, вазыйфаларны биләгәндә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Кытай Халык Республикасы) Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте чит ил эшләре буенча Канцелярия Башлыгы Ван Хайцзюн җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашу узды.
Сөйләшүләр барышында яклар ике яклы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары турында фикерләштеләр. Моннан тыш, кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм сәнәгый потенциалы турында җентекләп сөйләделәр.
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ютазы район советының XI утырышында катнашты. Чарада депутатлардан тыш, район советы рәисе - район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, «ТР Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма директоры Сергей Болотаев һәм башкалар катнашты.
2017 елның 3 мартында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә министрлык һәм ведомство, шулай ук, иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты.
Утырыш барышында узган атнаның эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы атнага бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр Агентлыгы вәкиленең чыгышын тыңладылар. Чыгышның темасы Россия Федерациясе субъектларыннан эшлекле партнерларның электрон сәүдә мәйданчыгы (zakazrf.ru) белән хезмәттәшлегенә багышланды.
Чара ахырында Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эшчәнлегенең агымдагы сораулары каралды һәм фикер алышу узды.
3 мартта ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Кама химия-технология институты хезмәткәрләре белән очрашты.
Институтка килү белән министр директор Виталий Елизаров белән берлектә химия кафедрасында заманча Mitsubishi Electric лабораториясен карады һәм югары уку йортының техник җиһазлану хәле белән танышты. Министр заманча җиһазлануның ни дәрәҗәдә актуальлеген һәм студентлар өчен никадәр гамәли файдалы булуы белән кызыксынды. Виталий Елизаров лабораторияләрдә дөньядагы иң алдынгы җиһазларның урнаштырылган булуына басым ясады һәм Түбән Кама шәһәре предприятиеләрендә аналог җайланмалар булу сәбәпле эшләүнең җайлы булуын әйтеп үтте. Мондый лабораторияләрдә институт студентлары күнекмәләрен шомартуларын билгеләп үтте.
Институт коллективы каршындагы чыгышында Альберт Кәримов Түбән Кама химия технология институтының Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен кадрлар коючы булуын ассызыклады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы сәнәгате өчен кадрлар темасының мөһим булуын хәбәр итте. Бүгенге көндә ресурс үзәкләр оештырыла һәм актив рәвештә алар эшләп килә. Бүген аларның саны 20гә җитә. 2020 елга кадәр тагын 13 үзәк оештыру күздә тотыла. Бу предприятиеләрнең кадрлар санын үстерүнең нәтиҗәле коралы. Республикада предприятие заказлары өчен махсус кадрлар әзерләүгә юнәтелгән кафедралар булдырыла.
Очрашу азагында министр сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре өчен кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Виктор Елизаровка һәм Дилшат Латыповка Рәхмәт хатларын тапшырды.