2017 елның 2 мартында «Мавыктыргыч фән һәм техника Йорты» Boeing компаниясе һәм «Яшьләрнең Казанышлары» (Junior Achievement Russia) Төбәкара иҗтимагый оешмасы белән берлектә авиация тематикасына лекцияләр оештырды.
Семинарны яшь проектлаучылар – модельләштерү һәм инженерия белән кызыксынучы укучылар тыңлады. Boeing белгечләрен тыңлау өчен яшьләр проект сайтында «А дан Я га кадәр Авиация» тестын уздылар.
«А дан Я га кадәр Авиация» тесты – Boeing компаниясе һәм «Яшьләрнең Казанышлары» (Junior Achievement Russia) Төбәкара иҗтимагый оешмасының Россия мәктәп укучылары һәм студентлар өчен уртак белем бирү программасы. Программаның максаты – авиация өлкәсендә үсеп килүче яшь буынның белем дәрәҗәсен күтәрү һәм яшь һәм талантлы белгечләрнең игътибарын аэрокосмик тармакка җәлеп итү.
Чара кысаларында Boeing-Россия/СНГ компаниясеннән яңа самолетлар проектлау бүлекчәсенең директор урынбасары Александр Гвимрадзе, «Интерьерлар» инженер бүлекчәсенең баш инженер урынбасары Алексей Шуваев, оешманың операцион эшчәнлегенә ярдәм итү буенча белгеч Алексей Иванов, хөкүмәт структуралары һәм стратегик партнерлар белән хезмәттәшлек итү эше буенча менеджер Татьяна Лебедева чыгыш ясадылар.
Программа башында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады. Алга таба Boeing компаниясе белгечләре мәктәп укучыларын һәм студентларны гражданлык авиациясе үсеше тарихы, самолетлар очышы һәм аларның төп очыш принциплары белән таныштырдылар
Исегезгә төшерик, «А дан Я га кадәр Авиация» программасы рәсми рәвештә 2015 елның апрелендә эшли башлады. Программасы берничә этапны үз эченә ала: интерактив тест, Boeing компаниясе белгечләреннән авиация тематикасына дәресләр һәм башкалар. Программага, шулай ук, экскурсия һәм интерактив-практик дәресләр дә кергән: Жуковский шәһәрендә Халыкара Аэрокосмик Салонны карау, чын авиа-тренажерда очу, авиация музейларына экскурсия һәм махсус лекцияләр. Программа эшли башлаганнан бирле анда 2000нән артык Россия мәктәп укучылары һәм студентлары катнашты.