23 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе КХР Хунань провинциясе Чанша шәһәренә эш визиты кылды. Гадәттәгечә, республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов озатып йөрде.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар Көне белән котлыйм!
23 февраль – Россиянең намусын һәм данын, хәрби батырлыкларның иң яхшы гадәтләрен символлаштыручы олуг бәйрәм.
Бу көнне без һәр көн дәүләтебезнең куәтен һәм абруен ныгытуга өлеш кертүчеләрне, Ватанга хезмәт итүчеләрне, милли мәнфәгатьләрен яклаучыларны - барысын да тәбрик итәбез.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим!
"КАМАЗ"ның Башкортстандагы "НЕФАЗ" бүлендек предприятиесендә яңа урта дәрәҗәге идән биеклекле троллейбусның беренче корпусы җыелды.
"НЕФАЗ" ҖАҖ продукциясенең яңа линейкасы партнеры булып Уфа трамвай-троллейбус заводы (УТТЗ) чыкты. Троллейбусның беренче кузовы УТТЗ китерелде, анда ул электр җиһазлары белән комплектланачак.
"Бу проектны тормышка ашыру –безнең өчен мөһим вакыйга", - дип билгеләп үтте "НЕФАЗ" ҖАҖ генераль директоры Сергей Зуйков. Предприятие өчен бу яңа юнәлеш, җитештерү күләмен арттыру һәм әле кулланылмаган яңа чишелешләр ачу, дип ассызыклады ул.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Польша һәм Германия – экспорт эшчәнлеге үсеше өчен иң перспективалы илләр. Мондый нәтиҗәне РЭЦ аналитиклары 14 төрле күрсәткечкә нигезләнгән уникаль ренкинг ярдәмендә ясаганнар. Барлык экспортерлар өчен дә ачык булган сервис бизнес үсеше өчен иң яхшы юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.
2015-2016 елның яңартылган мәгълүматлары буенча чимал булмаган продукцияне экспортка җибәрүне үстерү өчен песпектив юнәлеш булып Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аталган. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында сәүдә әйләнеше 1244 млн. долл тәшкил иткән. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Россия экспорты гадәттәгечә, импорттан артып китә, 2016 елда аңа әйләнешнең 78% туры килгән яки 971 млн. Доллар тәшкил иткән. Шунысы игътибарга лаек, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә Россиядән җибәрелгән продукциянең 63,6%тын чимал һәм энергетика булмаган товарлар формалаштырган.
Ел саен үткәрелә торган чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы - шәһәр мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ҖАҖ профком рәисе Гомәр Яруллин, "Татнефть-Нефтехим" Идарәче Компания ҖЧҖ директоры Әнвәр Вахитов, "Татнефть-Нефтехим" ИК ҖЧҖ профсоюз комитеты рәисе Алберт Сәгъдиев, "Татнефть-Нефтехим" ИК ҖЧҖ яшьләр комитеты рәисе Чулпан Шиһапова, НХК предприятиеләренең профсоюз оешмалары җитәкчеләре һәм рәисләре катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды.
«Сәнәгый Россиянең цифрлы индустриясе – 2017» конференциясе кысаларында 5000нән артык катнашучы Россия сәнәгате һәм икътисадының глобаль технологик үсешен тәэмин итү хакында фикер алышуга җыелачак. Конференция 2017 елның 24-26 маенда Иннополиста узачак.
Конференциянең төп темалары цифрлы икътисад, чимал булмаган экспорт һәм киберфизик иминлек булачак. Өч көн эчендә конференциядә катнашучылар тышкы базарларга технологияләрне этәрү ситуацияләрен, комплекслы IT-системалар экспорты, шулай ук, импортны алыштыру һәм продуктларның конкурентлылык сәләтен арттыру турында фикерләшәчәкләр. Зур игътибар Россиянең санлы икътисады мәсьәләләренә биреләчәк. Белгечләр 2018 елгы футбол дөнья Чемпионатына инфраструктур әзерлек, тимер юл тармагы һәм атом-төш энергетика тармагында проектлауның цифрлы ысулларына күчү турында сүз алып барачаклар. Махсуслаштырылган сессияләр киберфизик куркынычсызлык сораулары буенча оештыру планлаштырыла. Чыгыш һәм дискуссияләр кысаларында интеллектуаль контроль системасы, оборона-сәнәгый комплекс предприятиеләренең җитештерү конверсиясе, идентификация системасы турында да сүз барачак.
2017 елның 19-21 апрелендә Мәскәүдә “Кунак Сарае” күргәзмә комплексында "Милләтнең сәламәтлеге – Россия үсешенең нигезе" XI Бөтенроссия форумы узачак. Форумны “Милләт сәламәтлеге Лигасы” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм РФ сәламәтлек саклау министрлыгы оештыра.
Форумның төп темасы – Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Ведомствоара Стратегиясе нигезендә халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау һәм контрольдә тоту.
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Сьюзан Вальмео-Тексон идарәче директоры башлыгындагы Integrated Energy Systems & Resources, Ink филиппин компаниясе вәкилләре белән очрашу узды.
"2016 ел Инженеры" XVII Бөтенроссия конкурсы лауреатының истәлекле медале һәм дипломнарына "Түбән Кама нефтехим" ҖАҖ полиэфир сумала һәм стирол җитештерү заводының цех начальнигы урынбасары Николай Батин һәм синтетик каучук заводының цех начальнигы Валерий Жуков лаек булдылар.