«Татспиртпром» 2017 елның март аенда АКШ беренче 25,4 мең. шешә аракы җибәрүне планлаштыра.
"АКШна Russian Value Platinum (күләме 0,75 -1,0-1,75 л) маркалы аракы партиясе җибәрү планлаштырыла. Беренче партиядә 25,4 мең шешә (барлыгы 23,4 мең литр) җибәрү карала. Алкоголь продукциясен җибәрү 2017 елның март аенда башланыр дип көтелә. АКШ территориясендә безнең продукция бу елның апрель - май айларында сатыла башлар дип уйлыйбыз", - дип сөйләделәр берләшмәнең матбугат хезмәтендә.
Барлыгы «Татспиртпром» 2017 елда АКШна алда сүзгә алынган аракы маркасын 50 мең шешә (45 мең литр) җибәрергә уйлый. Компания продукциясен җибәрү эре импортер Savas Spirits International (Лас-Вегас) аша алып барыла.
2016 елда «Татспиртпром» Татарстаннан читкә сатуларны 154%ка арттырган. Шулай итеп, компаниянең чит илгә продукция сатулары беренче тапкыр ил эчендә сатуларга караганда артып киткән. «Татспиртпром» мәгълүматларына караганда, беренче яртыеллыкта Россия төбәкләренә продукция сату - 2,5 тапкыр, ә чит илгә — өч тапкыр арткан.