Татарстан Республикасы делегациясе Сочига Россия Инвестиция Форумында катнашу өчен килде

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республиксы делегациясе бүген "Сочи-2017" Россия Инвестиция Форумы эшендә катнаша. Форумның төп темасы - "Үсеш өчен яңа проектлар".

Форумның ике көнлек эш программасы (27-28 февраль) 27 чараны, шул исәптән, РФ Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев катнашында пленар утырышны үз эченә ала.    

Россия Инвестиция Форумы эшлекле программасы структурасы өч тематик блоктан тора: "Яңа региональ сәясәт. Үсеш өчен мөмкинлекләр." Әлеге тректа региональ сәясәтне стимуллаштыруда яңа алымнар каралачак, РФ стратегик үсешенең төп юнәлешләре буенча өстенлекле проектларны гамәлгә ашыруда проект алымнар куллану нәтиҗәләренә бәя биреләчәк, өстенлекле үсеш территорияләренең һәм инвестиция климаты турында сүз барачак. Шулай ук, Үсеш өчен мөмкинлекләр. Бизнес нәтиҗәлелеген арттырарак" һәм "Тормыш өчен проектларны тормышка ашырарак" дискуссиялар узачак.

Эшлекле программа кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бүген көннең икенче яртысында оссия Федерациясе субъектлары башлыклары белән "Регионнарның керемнәре, тәэмин ителеш һәм аларның салым базасы" темасына киңәшмә уздырачак. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Ольга Голодец катнашында WorldSkills russia Kazan-2019 дөньякүләм чемпионаты Илчесен багышлау тантанасы узачак. Илченең исеме 2017 елның 28 февралендә игълан ителәчәк.

Татарстан Республикасының күргәзмә тактасында Татарстан Республикасы һәм кайбер өлкәләр (Иркутск, Тамбов, Карачай-Черкес Республикасы) арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International