Бүген ТР Түбән Кама муниципаль районының 28нче гомуми урта белем бирү мәктәбендә экология дәресе узды. "Экология, сәнәгать, шәһәр" дип иссемләнгән дәрес Россиядә уза торган экология Елына багышланды.
Тугызынчы класс укучылары өчен дәресне Балалар экология һәм биология үзәге педагоглары һәм "Экоград" фәнни җәмгыять укучылары үткәрде.
Экспертлар ролендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, шәһәр Мэры Айдар Метшин чыгыш ясадылар.
Мәктәп укучыларына үз яшьтәшләре алып барган дәресләр хәтта күбрәк ошый. Бүген дә баш спикерлар булып Тимур Порываев һәм Алина Гәрәева чыгыш ясадылар. Беренче доклад "ТАНЕКО" АҖ табигатьне саклау технологияләре темасына багышланды. Алина исә "Аккош" күле территориясе табигате турында сөйләде.
28нче мәктәп укучылары өчен бүген предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеге турында республиканың рәсми затларыннан ишетергә мөмкинлек туды һәм алар бу форсатны ычкындырмадылар. Укучылар җитәкчеләргә сораулар яудырдылар. Альберт Кәримов нинди һөнәрне сайларга дигән сорауга, финансистларның җитәрлек булуын һәм сәнәгать белән тормышын бәйләргә теләүчеләргә инженер белгечлеген сайларга тәкъдим итте, чөнки җитештерүдә мондый белгечләр җитешми, ә эшләү шартлары заманча җиһазландырыла. Шулай ук, ул укучыларны актив рәвештә Worldskills чемпионатында катнашырга чакырды.
Очрашу җылы һәм позитив узды.