Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында эш визитлары нәтиҗәләрен ясадылар

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Бахрейн, Кытай Халык Республикасына узган эш визитларына нәтиҗәләр ясадылар.

Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. 

Алберт Кәримов хәбәрчеләр белән уртаклашып Татарстанның Хунань провинциясе белән "Сяосян-Волга авыл хуҗалыгы паркы" төзелеш проектының беренче этабы эшләнүен әйтеп үтте. Хәзерге вакытта проект фикер алышу стадиясендә, шулай ук, партнерлар эзләү эше бара.

23 февральдә КХР Чанша шәһәренә эш сәфәре вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уртак инвестиция проектында катнашучылар белән очрашты. Министр әйтүенчә, проектны гамәлгә ашыру перспективасы белән бәйле булган берничә килешү имзаланган.

"Татарстан инфраструктура өлешендә әлеге проектны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрне һәм ихтыяҗларны барлый. Электр энергиясе, газ, җиһазлар аерым эшче төркем тарафыннан карала, -дип белдерде Алберт Кәримов. Без смета төзү эшен алып барабыз, парк инфраструктурасы безгә күпмегә төшәр? Кытай ягыннан резидентлар һәм партнер-компанияләр сайлау эше бара."

"Эшләнелгән авыл хуҗалыгы продукциясе киләчәктә Кытайга җибәреләчәк дип фаразлана", - диде ул.

Шунысын да өстәргә кирәк, шулай ук, КХР Хунань провинциясе белән "Сяосян-Волга авыл хуҗалыгы паркы" төзелеш проектының беренче этабында үсемлекчелек продукциясен биоэшкәртүне  елына 300 мең тоннага чыгару һәм 200 төр экологик яктан чиста азык-төлек продуктлары, фармацевтика, косметология өчен чимал җитештерү. Проектның гомуми бәясе 210 млн. доллардан артык бәяләнә.

 Хәзерге вакытта инвестиция проекты өчен җир билгеләнгән, җир мәйданы Лаеш районында 100 га ("Ефәк юл" янәшәсендә).

Проектның Кытай ягыннан инвесторлары-«Хунань-Сянто», «Дахань Цзяньцзи», «Синьда Чжинэн», «Чжунли» корпорацияләре, «Ихуа» газ продукциясе Чанша компаниясе, «Лунпин Хайтэк» авыл хуҗалыгы акционер компаниясе, Хунань Сәүдә-сәнәгать банкы филиалы. Татарстан ягыннан инвестиция проекты инициаторы "Агросервис" фәнни җитештерү берләшмәсе, аның директорлар советы рәисе Нияз Хисмәтов.  

        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International