Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә

2017 елның 3 марты, җомга

2017 елның 3 мартында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә министрлык һәм ведомство, шулай ук, иҗтимагый оешма вәкилләре дә катнашты.

Утырыш барышында узган атнаның эш нәтиҗәләре каралды һәм алдагы атнага бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, катнашучылар Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр Агентлыгы вәкиленең чыгышын тыңладылар. Чыгышның темасы Россия Федерациясе субъектларыннан эшлекле партнерларның электрон сәүдә мәйданчыгы (zakazrf.ru) белән хезмәттәшлегенә багышланды.

Чара ахырында Татарстан Республикасы Вәкиллекләре эшчәнлегенең агымдагы сораулары каралды һәм фикер алышу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International