«Энергетика. Ресурсларны саклау» XVIII Халыкара күргәзмәсе ачылу тантанасы

2017 елның 14 марты, сишәмбе

Соңгы биш елда Россиядә энергия нәтиҗәлелеген арттыру буенча күрелгән чаралар ярдәмендә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулыкны саклап калуга ирешелгән. Бу хакта бүген “Казан ярминкәсе” Күргәзмә Үзәге мәйданында узган «Энергетика. Ресурсларны саклау» һәм “Энергоресурснәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау” XVIII халыкара симпозиумын ачу тантанасында әйтелде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, Үзбәкстан Республикасының Сәмәркәнд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, федераль һәм республика хакимият органы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Казанда күргәзмәнең энергияне саклау өлкәсендә заманча технологияләр белән танышу һәм энергетика өлкәсендә көнүзәк мәсьәләләр, актуаль сораулар турында фикер алышу өчен уңай мәйданчык буларак үзен аклавын билгеләп үтте.

ТР Президенты Россия энергетика министрлыгына күргәзмәне оештыруда һәм үткәрүдә ярдәме өчен рәхмәтен белдерде.

“Чарада Россия һәм чит илләрдән эре компанияләр катнаша, аларга партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруда уңышлар телим”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын ассызыклаганча, энергия ресурсларын саклау мәсьәләсе һәрвакыт өстенлекле булды. Аның сүзләренә караганда, 2012 елдан Россиядә 300 млн. тоннага якын шартлы ягулык саклап калынган. "Безнең мәгълүматларга караганда, алдагы өч елда, фаразланган икътисади үсешне исәпкә алсак, шул ук күләмдә өстәмә экономияләүгә ирешү мөмкин", - дип хәбәр итте ул.

Алга таба, ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Энергияне эффектив куллану җиһазлары һәм технологияләре" конкурсында җиңүчеләрне дипломнар белән бүләкләде.

Тантанадан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.

Быел Россия, Беларусь, Италия һәм АКШның 140 компаниясе һәм Германия, Израиль, Испания, Кытай, Корея, Польша, Чехия, Словения, Финляндия һәм башка ил компанияләренең 14 вәкиллеге үзләренең яңа казанышларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International