Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау

2017 елның 7 марты, сишәмбе

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Халыкара хатын-кызлар көне котлап:  

"Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Халыкара хатын-кызлар Көне-8 март белән тәбрик итәм!

Бу якты язгы бәйрәмдә наз һәм моң, хозур һәрвакыт Сезнең игелекле юлдашыгыз булсын.

Теләкләр һәм хыяллар тормышка ашсын, гаиләдә мәхәббәт, җылылык һәм үзара аңлашу чәчәк атсын!

Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, язгы күтәренке кәеф, уңышлар һәм иминлек телим!"

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ир-атлары  хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләделәр. Изге сүзләр һәм игътибар бу көнне изге затларның берсен дә битараф калдырмады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International