Татарстан һәм Кытай: озак вакытлы хезмәттәшлеккә зур планнар

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында (Кытай Халык Республикасы) Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте чит ил эшләре буенча Канцелярия Башлыгы Ван Хайцзюн җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашу узды.

Сөйләшүләр барышында яклар ике яклы хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары турында фикерләштеләр. Моннан тыш, кунакларга Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый һәм сәнәгый потенциалы турында җентекләп сөйләделәр.

Очрашуда катнашучылар Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Хэйлунцзян провинциясе арасында үзара файдалы элемтәләрне үстерү мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым игътибар итү турында килештеләр.

Моннан тыш, яклар Татарстан Республикасы Хөкүмәте (Россия Федерациясе) һәм Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте (Кытай Халык Республикасы) арасында Килешүгә кул куюны планлаштырылган ике яклы мөнәсәбәтләрне тирәнәйтүгә кызыксыну белдерделәр.

Очрашу азагында кытай ягы Татарстан Республикасын 2017 елның 15-19 июнендә Харбин шәһәрендә узачак IV Кытай-Россия ЭКСПОда катнашырга чакырды.

Белешмә өчен:

Хэйлунцзян провинциясе кытайның төньяк-көнчыгышында урнашкан. Провинциянең төньягында  Хэйлунцзян һәм Уссури елгалары буйлап Кытай һәм Россия арасында чик уза. Провинциясендә 13 шәһәр - 12 шәһәр провинция карамагында һәм 1 шәһәр - административ идарәдә. Гомуми мәйданы - 454 800 мең кв. километр, халкы - 38,15 миллионнан артык кеше. Провинция әйдәп баручы 5 җитештерү тармагына ия, бу - автомобиль төзелеше, химия һәм азык-төлек сәнәгате, электроника һәм фармацевтика сәнәгате. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International