3 мартта ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Кама химия-технология институты хезмәткәрләре белән очрашты.
Институтка килү белән министр директор Виталий Елизаров белән берлектә химия кафедрасында заманча Mitsubishi Electric лабораториясен карады һәм югары уку йортының техник җиһазлану хәле белән танышты. Министр заманча җиһазлануның ни дәрәҗәдә актуальлеген һәм студентлар өчен никадәр гамәли файдалы булуы белән кызыксынды. Виталий Елизаров лабораторияләрдә дөньядагы иң алдынгы җиһазларның урнаштырылган булуына басым ясады һәм Түбән Кама шәһәре предприятиеләрендә аналог җайланмалар булу сәбәпле эшләүнең җайлы булуын әйтеп үтте. Мондый лабораторияләрдә институт студентлары күнекмәләрен шомартуларын билгеләп үтте.
Институт коллективы каршындагы чыгышында Альберт Кәримов Түбән Кама химия технология институтының Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен кадрлар коючы булуын ассызыклады. Моннан тыш, Татарстан Республикасы сәнәгате өчен кадрлар темасының мөһим булуын хәбәр итте. Бүгенге көндә ресурс үзәкләр оештырыла һәм актив рәвештә алар эшләп килә. Бүген аларның саны 20гә җитә. 2020 елга кадәр тагын 13 үзәк оештыру күздә тотыла. Бу предприятиеләрнең кадрлар санын үстерүнең нәтиҗәле коралы. Республикада предприятие заказлары өчен махсус кадрлар әзерләүгә юнәтелгән кафедралар булдырыла.
Очрашу азагында министр сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре өчен кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле хезмәтләре өчен Виктор Елизаровка һәм Дилшат Латыповка Рәхмәт хатларын тапшырды.