Мәскәү өлкәсе Наро-Фомин районында урнашкан "Татнефть-АЗС-Көнбатыш" ҖЧҖ караган "Татнефть"нең 268 номерлы ягулык салу станциясе "Заманча АЗС" журналы версиясе буенча «Елның иң яхшы ягулык салу станциясе» дип табылган.
2016 елда 268 номерлы ягулык салу станциясенең тышкы һәм эчке күренеше яңа концепция буенча яңартып төзелгән. Станциядә югары сыйфатлы дизель ягулыгы, Аи-95, Аи-92 маркалы бензин салына, шул исәптән популярлашкан TANECO дизель ягулыгы да сатыла.
14 ел буе конкурска бәя бирүче жюри автоягулык станцияләренең объектына һәм хезмәт күрсәтү сыйфатыннан тыш, сәүдә мәйданчыкларын оештыру нәтиҗәлелегенә, технологик җиһазлау һәм "яшел" технологияләр куллануга игътибар иттеләр. Билгеләп үтәргә кирәк, дизайнны модернизацияләү вакытында инновацион конструкторлык чишелешләр кертелгән, заманча материаллар файдаланылган, тулысынча энергияне саклаучы яктырту һәм җылыту системасына күчелгән.
Әлеге автоягулык салу станциясенең үзенчәлеге шунда: станциянең түбәсендә яктыртылган "Татнефть" логотибы хәтта биеклектән күренә. Һәм бу очраклы түгел, автоягулык станциясе "Внуково" халыкара аэропортына якын урнашкан.
"Татнефть" ҖАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча