Ютазы муниципаль районы Советы утырышы

2017 елның 3 марты, җомга

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Ютазы район советының XI утырышында катнашты. Чарада депутатлардан тыш, район советы рәисе - район башлыгы Рөстәм Нуриев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, «ТР Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма директоры Сергей Болотаев һәм башкалар катнашты.

Районның 2016 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында район советы рәисе - район башлыгы Рөстәм Нуриев сөйләде. Татарстанның үсеше, киләчәккә бурычлары турында ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады. Ул 2019 елда дөньякүләм дәрәҗәдәге чара – WorldSkills һөнәри осталык Дөнья Чемпионатының  Казанда узачагын билгеләп үтте. Агымдагы ел вакыйгаларына Татарстан халыклары съезды да карый, дип ассызыклады Кәримов. Болгардагы яңа төзелешләрнең дә аерым мәгънәсе бар – Ислам академиясе төзү һәм Казан мәрьям ана иконасы соборын торгызу. 2020 елда билгеләп үтеләчәк вакыйга –ТАССРның 100 еллыгына әзерлек бүген үк башланды. Республика социаль программаларында, инновация үсешендә тукталып, Алберт Кәримов Татарстанның глобаль көндәшлеккә сәләтле регион булуын, аның һәрбер муниципалитеты алдынгы стратегиягә ия булуын ассызыклап үтте.

Ахырда Алберт Кәримов төрле тармак хезмәткәрләренә озак еллар дәвамында намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International