2016 елга керемнәр турында мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча инструктив киңәшмә

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

2017 елның 6 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елга керемнәр, чыгымнар, мөлкәтләр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар бирү мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларны биләүче дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, вазыйфа биләү  коррупция куркынычы белән бәйле булган гражданлык хезмәткәрләре, вазыйфаларны биләгәндә дәүләт гражданлык хезмәткәрләре үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы.

Мәгълүмат бирүгә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр исемлеге, керемнәр турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының методик тәкъдимнәре, "Мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат"ның 6 бүлеген тутыру сораулары буенча методик аңлатмалар каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International