ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2014 ел
җомга
2 октябрьдә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ENES энергия нәтиҗәлелеген үстерү һәм энергияне саклау өлкәсендәге Бөтенроссия проектлар бәйгесен уздыру буенча бәйге комиссиясенең утырышы узды (алга таба– Бәйге).
Региональ этап кысаларында 11 номинация буенча 29 заявка бирелде. Бәйгедә катнашучылар арасында сәламәтлек саклау һәм белем бирү учрежденияләре, эре сәнәгать предприятиеләре, траспорт комплексы предприятиеләре, торак –коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре бар.

2
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Игътибар, бәйге!


Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләт телен куллану буенча” бәйге

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклап калу, өйрәнү һәм үстерү” 2013 елның 25 октябрендәге 794 номерлы дәүләт программасын гамәлгә ашыру чаралары кысаларында республикада Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләренең эшчеләре арасында ике дәүләт телен куллану буенча” бәйге старт ала. 

30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген, 2014 елның 30 сентябрендә, Казахстанга эш визиты һәм XI Казахстан һәм Россиянең Региональара хезмәттәшлек форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Атырау шәһәрендә Актүбә өлкәсе хакиме Архимед Мөхәмбәтов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сәфиуллин катнашты.

29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

29 сентябрьдә узган «Алабуга» махсус экономик зонасының Күзәтү советы утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган Күзәтү советы утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Быел МИЗда, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 4-5 яңа җитештерү эшли башлаячак. Бер үк вакытта МИЗ социаль инфраструктураны да үстерә. 

26
сентябрь, 2014 ел
җомга

Чехия Республикасы бизнес-бергәлегенең дискуссия клубы утырышы Праганың Муниципаль йортында узды. Диалогта Татарстан  Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты, шулай ук Чехия сәнәгатенең флагман предприятиеләре җитәкчеләре һәм Чехия экспортына хезмәт күрсәтүче һәм аны финанслаучы структура вәкилләре чакырылган иде.

Татарстанда нефть чыгарыла һәм эшкәртелә, машина төзелеше секторына һәм агросәнәгать комплексына зур игътибар бирелә. Инновацион үсеш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика икътисады үсешенең драйверы булып тора. «Алабуга» МИЗ территориясендә игълан ителгән 3 млрд. АКШ долларлык инвестицияләр күләме белән 42 резидент компания эшләп килә һәм ул Россиянең сәнәгать-җитештерү тибындагы иң уңышлы икътисадый зонасы булып тора. Интенсив формалашу стадиясендә Россия масштабындагы ИТ-үзәк – яңа югары технологияле Иннополис шәһәре, шулай ук «СМАРТ Сити Казан» бизнес-мәйданчыгы.

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

25-26 сентябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Чехия Республикасына эш визитында катнаша.

Вацлав Гавел исемендәге халыкара аэропортта Татарстан Республикасы Президентын Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Гейтманы Михал Гашек, Россиянең Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Киселев, Россиянең Чехиядәге Сәүдә вәкиле Сергей Ступарь, шулай ук Татарстан Республикасының Чехиядәге вәкиле Зөфәр Габделгалиев каршы алды.

23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын машина төзүчеләр Көне белән тәбрикли:

“Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – машина төзүчеләр Көне белән тәбрик итәм!

          Машина төзелеше комплексының казанышлары илнең һәм республиканың сәнәгать үсешен  һәм социаль - икътисадый урынын билгели. 

2014 елның 23 сентябрендә «Пирамида» мәдәни–күңел ачу комплексында  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү тантанасы узачак.

Машина төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме программасы чараларында Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, машина төзелеше предприятиеләре ветераннары һәм ххезмәт коллективлары, Татарстан Республикасы белем бирү учрежденияләренең укытучылары һәм аспиранталры катнашачак.

Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү чарасы кысаларында машина төзелеше сәнәгате хезмәткәрләрен, хезмәт династияләре вәкилләрен, яшь инженерлар һәм аспирантлар, балалар техник иҗаты түгәрәкләре җитәкчеләрен  бүләкләү  тантанасы булачак.

            Машина төзүчеләр Көнен бәйрәм итү чаралары Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм эшмәкәрләр ассоциациясе, республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре белән берлектә хезмәт кешесен пропагандалау, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан уздырыла. 

19
сентябрь, 2014 ел
җомга

Коралчылар көне  – оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – һәр елны  19 сентябрьдә 2012 елдан алып бәйрәм ителә. Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне Коралчылар көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм – илне саклау, Ватаныбызның оборонасын ныгыту өчен, хәрби техника һәм корал эшләүчеләр хезмәтен тану билгесе.

Без Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның хәрби техника һәм продукция чыгаручы иң эре җитештерүче булуы белән горурланабыз. Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә.

2014 елның 19–20 сентябрендә Астанада (Казакъстан Республикасы) Татарстан Республикасы Көннәре узачак.

Чаралар программасы кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион потенциалы күргәзмәсен һәм мәдәни чаралар үткәрү планлаштырыла.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрылыгы тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмә хезмәттәшлек итү өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итәчәк: биредә  югары уку йортлары,   әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм заманча инвестицион мәйданчыклар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасының 30 артык предприятие, вузлар һәм оешмалар катнашачак.

         Татарстанның сәнәгать өлешен түбәндәге предприятиеләр тәшкил итәләр: «КАМАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» һәм «Казан вертолет заводы» ААҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International