2014 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында республика предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерү мәсьләләренә багышланган “түгәрәк өстәл” узды. Түгәрәк өстәл эшендә 40 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры үзенең чыгышында сәнәгатьнең һәм сәүдә итүнең заман проблемаларын билгеләде, бүгенге икътисадый шартларда регионың тотрыклы үсеше өчен Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар хакында әйтте, республика предприятиеләре белән уртак эшчәнлек алып бару кирәклеген ассызыклады. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, “Безнең максат – нинди юнәлештә баруны билгеләү, федераль дәрәҗәдә моның өчен нинди инструментлар барлыгын күрсәтү”.2014 елның 17–18 сентябрендә Челәбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Иван Феклин җитәкчелегендә Челәбе өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты узды.
Челәбе өлкәсе делегациясе составында – Челәбе өлкәсе сәнәгать һәм табигать байлыклары министры Алексей Бобраков, Челәбе өлкәсе икътисадый үсеш министры урынбасары Ирина Акбашева, «КОНАР» компаниясе вәкилләре иде.
Эш визиты кысаларында Челәбе өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашулар узды.
Кунаклар югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркын, “М.Горький исем. Зеленодольск заводы”н, «Химград» Технополисын һәм Татарстан Республикасының кластер үсеше үзәген карадылар.
2014 елның 17 сентябрендә “Республиканың сәүдә предприятиеләрендә азык-төлек продукциясе бәяләренә мониторинг” темасына багышланган брифинг узды. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Рашат Фәттахов, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Биктимеров катнаштылар.
16 сентябрьдә КМПОда һөнәри осталар үзләренең бәйремен билгеләп үттеләр. Җитештерүдә күрсәткән югары нәтиҗәләр өчен һәм коллективның иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен быел 4 һөнәри оста “Һөнәренә тугрылыгы өчен” номинациясендә, бер һөнәри оста “Хатын–кыз–мастер”, бер һөнәри оста “Иң оста яшь мастер”номинацияләрендә, 6 һөнәри оста “Ел мастеры” номинациясендә бүләкләнделәр.
Предприятиедә барлыгы 120 һөнәри оста эшли: 91 ир–ат, 29 хатын–кыз. Аларның өчесе – контроль осталар, 57 өлкә осталар, 5 стажер, 55 участок осталары. 45 оста югары белемле, берсе – ике югары белемле, 18 кеше гомүм урта белемле, 9 башлангыч һөнәри белемле. Өчесе ВУЗда, икесе ССуЗда белем алалар.
Бәйрәм хөрмәтенә һөнәри осталар өчен Зөя утравына экскурсия оештырылды, бәйрәм концерты һәм бүләкләү тантанасы узды.2014 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында республика җитештерүчеләренең продукциясен базарга чыгару мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Икътисадый совет утырышын ачып, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2014 елның гыйнвар-июль айлары йомгаклары буенча товарлар экспорты кимеде, импорт 10%ка артты. Ул билгеләгәнчә, республика продукция җитештерүче буларак алда барса да, без товарларны читтән дә күп кертәбез. 2013 елда республикага читтән 160 млрд. сумнан артык товар кертелгән, шул исәптән Россия регионнарыннан – 200 млрд. сумга.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, халыкара шартлар һәм Россиягә каршы тыюлар кертү импортны алмаштыручы товарлар җитештерү өчен мөмкинлекләр ача. Ул Татарстанда җитештерелә торган продукцияне тышкы һәм эчке базарга активрак чыгару, яңа брендлар һәм заман таләпләренә туры килә торган продукцияне җитештерүгә игътибарны юнәлдерергә кирәклеген ассызыклады.
2014 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Чиләбегә эш визиты кысаларында Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2014-2017 елларга чаралар протоколы имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чиләбе өлкәсе Хөкүмәте рәисе Сергей Комяков имзаларын куйды. Кул кую чарасында Татарстан Республикасы премьер–министры урынбасары– Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев, Татарстан Республикасы Премьер–министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2010 елның 3 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чиләбегә рәсми визиты кысаларында Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Республикасы арасында Сәүдә-икътисад, фәнни-техник, социаль һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешү, шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2011–2013 елларга чаралар протоколы имзаланды.2014 елның 10 сентябрендә ЕЛАЗда традициягә кергән электр, газ белән эретеп ябыштыручылар арасында һөнәри осталык бәйгесе узды. Бәйгедә автотрактор махсуслаштырылган техника сәнәгате, җыю цехлары һәм металлы конструкцияләр цехлары вәкилләре – дүртенче–алтынчы разрядлы электр, газ белән эретеп ябыштыручылары катнашты.
Бәйгенең теоретик өлешендә катнашучылар төрле сорауларга җавап бирделәр, ә практик өлешендә бирелгән вакыт эчендә эретеп ябыштыру эшләре башкарырга тиеш иделәр.
2008 елда башланган Казан вертолет заводында җитештерүне яңартып кору программасының тулаем финаслау күләме 12 млрд. сум тәшкил итә. Моның хакында Казан вертолет заводы генераль директоры Вадим Лигай 2014 елның 11 сентябрендә заводта узган пресс–тур кысаларында хәбәр итте.
“2008 елда куелган максат – заводның барлык җитештерү тармакларында заманча технологияләр кертеп, яңа типтагы завод төзү. Бүгенге көндә бу эшнең бер өлеше эшләнде, алты ел эчендә без зур нәтиҗәләргә ирештек”, – диде ул. Реконструкция башланганда без 6 млрд. 700 млн. сумлык продукция җитештерә идек, ә заводта эшләүчеләрнең саны 6 мең 700 хезмәткәр иде. Узган ел нәтиҗәләре буенча без 42 млрд.сумлык продукция җитештердек, ә белгечләр саны шул ук 6 мең 700 кеше тәшкил итте. Без продукция җитештерүне алты тапкырга арттырдык, предприятиенең һәр хезмәткәренең эш нәтиҗәлелеге дә шуның кадәр артты дигән сүз.