ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2014 ел
җомга

2014  елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасы Уральск шәһәрендә  “WestKazInvest 2014” бизнес-форум эшендә катнашаты.

Форум кысаларында предприятиеләрнең һәм инновацион проектларның күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының түбәндәге предприятиеләре катнашты: «КАМАЗ» ААҖ, «А.М.Горький исем. Зеленодольск заводы» ААҖ, «Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы» ААҖ, «Казан электр-техник заводы» ААҖ,  «Техстрой» ЯАҖ, Идел буе сыйфат үзәге, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең информатика Институты, «БЕТАР» ҖЧҖ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ.
2014  елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Даниягә эш визиты кысаларында "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Яклар нефть химиясе өлкәсендә алдагы хезмәттәшлек итү, нефтьне эшкәртү предприятиеләрендә яңа технологияләр кертү мәсьәләләре хакында  фикер алыштылар. 

9
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014  елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә чит илләрдәге һәм Россия Федерациясе регионнарындагы Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә шулай ук республиканың кайбер министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. 
2014 елның 9 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы торышы турындагы Юлламасы белән мөрәҗәгать итте.  Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
2014  елның 8 октябрендә IV Петербург халыкара газ форумы кысаларында “КАМАЗ” ААҖ, “ГРУЗОМОБИЛЬ“ автомобиль корпорациясе һәм “Алдынгы технологияләр һәм бизнесның  региональ институты” ФМУ (“РИПТиБ”) арасында Санкт- Петербургта “КАМАЗ” ААҖ Региональ укыту үзәген ачу турында өчъяклы килешү имзаланды. 

8
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

“ПОЗиС” ААҖ (POZIS “Ростех” Дәүләт Корпорациясенең “Техмаш” ДК МҖК  керә) 2014елның 9 ае эчендә,  2013 елның шул ук периоды белән чагыштырганда, җитештерү күләме 6,5% артты. 

           Суыткыч техникасын җитештерү күләме агымдагы елның өч кварталы эчендә,  2013 елның  гыйнвар- сентябрь периоды белән чагыштырганда, 2% артты. Суыткыч техникасының экспортка җибәрү үсеше 2014 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча - 34,6%, медицина суыткыч техникасы - 34% якын тәшкил итте.


7
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның октябре башында Алабугадагы  Ford Sollers заводы конвейрыннан 75-меңенче Ford автомобиле төште.

Алабугадагы Ford Sollers заводында Ford автомобилен җыю 2012 елның гыйнварында башланды. Хәзерге вакытта предприятие Ford Transit, Ford Transit Custom һәм  Ford Tourneo Custom, Ford Explorer, Ford Edge, Ford Kuga, Ford S-MAX, Ford Galaxy автомобилләрен җитештерә. 

2014  елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Yokogawa Electric Corporation президенты- генераль директоры Токаши Нишиджима белән булган очрашуда катнашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең “Yokogawa Electric” компаниясе белән сәнәгать проектларында хезмәттәшлек итү белән канәгатьлеген һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлеген киңәйтүдә теләкләрен белдерде.
2014 елның сентябре ахырында Хәрби–һава көчләренең Хәрби укыту–фәнни үзәгенең Сызрань филиалының “Профессор Н.Е.Жуковский һәм Ю.А. Гагарин исем. хәрби –һава академиясе”нең беренче курсантлар төркеме «Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводында җитештерелгән «Ансат-У» яңа вертолетта пилот һөнәрен үзләштерделәр.
«Ансат-У» вертолетын йөртергә 29 курсант өйрәнде. Уку планы нигезендә, икенче елга алар Ми-8/17 һәм Ми-24 серияле вертолетларында өйрәнәчәкләр.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 2 һәм 3 октябрендә реформалар һәм провинцияне үстерү буенча Комитет җитәкчесе урынбасары Чжао Хуэй җитәкчелегендә Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясе икътисадый делегациясенең Татарстан Республикасына визиты уза.
Татарстан Республикасына визиты кысаларында делегациянең “Казан” агросәнәгать паркында һәм “Татспиртпром” ААҖ филиалы булан “Казан ликер - аракы заводы”нда булу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International