2015 елның 8-10 июлендә Екатеринбургта "Иннопром-2015" халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. "Иннопром-2015" эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия төбәкләре башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эшлекле һәм фәнни даирәләр вәкилләре катнаша.
2015 елның 6 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт заказы секторы бүлегенең әйдәп баручы белгече Гыйләҗева Венера Хәмит кызына озак еллар намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында “Татарстан Республикасы” газетасының икътисад һәм сәнәгать бүлеге редакторы Ирина Демина сорауларына җавап бирде.
Евразия үзәгендә урнашкан Казахстан Республикасы борынгы цивилизацияләр урнында, мөһим траспорт юллары киселешендә урнашкан һәм континент илләре арасында сәүдә-икътисадый һәм социаль- мәдәни багланышларның үсешендә зур роль уйный. Казахстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек ерак гасырларга –Бөек Ефәк юлы чорына барып тоташа. Ул ефәк белән генә түгел, атлар, сарыклар,җөн, алтын, корал һәм башка товарлар белән сату итүдә зур әһәмияткә ия булган. Республиканың бүгенге тышкы -сәүдә әйләнешендә Казахстан ничек катнаша? Бу хакта без Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән әңгәмә кордык.
2015 елның июнь ае ахырында Мәскәүдә узган "Нефть һәм Газ"/MIOGE XIII Мәскәү халыкара күргәзмәдә "Татнефть" үз эспозициясен тәкъдим итте. Күргәзмәдә катнашучылар арасында - Россия һәм чит ил компанияләренең нефть һәм газ сәнәгате белгечләре. Быел күргәзмәдә 40 илдән артык компания үз экспозицияләрен тәкъдим итте, күргәзмә чараларында 30 меңнән артык нефть, газ тармагы белгечләре катнашты.
MIOGE күргәзмәсендә углеводородны, нефть химиясен, газ химиясен чыгару, ташу һәм эшкәртү, ияреп чыга торган нефть газын утильләштерү, нефть газы тармагы өчен заманча җиһазлар, нефть һәм газ чыгару тармагында перспектив эшләнмәләр өлкәсендә Россия һәм чит ил компанияләрнең соңгы казанышлары презентацияләнде.
2015 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Иран Ислам Республикасының халыкара һәм технологияләр белән алмашу мәсьәләләре буенча президенты администрациясенең Вице-президенты урынбасары Али Мортаза Биранг җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
2015 елның 1 июлендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге кичәрлегендә «ЮвелирЭкспо. Казан» XIII махсуслаштырылган ювелир эшләнмәләр күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәнең максаты – ювелир эшләнмәләр базарының алга таба үсешен тәэмин итү, илдәге әлеге тармак җитештерүчеләре өчен Россия базарының яңа үрләрен яуларга ярдәм итү, халык арасында алтын-көмеш эшләнмәләрне сатып алу күләмен үстерү.
30.06.2015 елның 30 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендә «Элит» (Elit Chocolate) Төркия компаниясе делегациясе белән очрашуы узды. «Элит» компаниясе1924 елда Стамбул шәһәрендә оештырылды. Кондитер, шоколад продукциясен җитештерүе белән танылган компания.
Очрашуда эре сәүдә челтәрләре һәм ваклап һәм күпләп сату предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Республикада «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты III Республика телевизион фестивале старт алды.
Фестиваль мөһим функция – яңа кадрлар формалаштыру һәм эшче һөнәрләрне популяризацияләү, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗадый потенциалын ачу функциясен башкара. «Наше время – Безнен заман» эшче яшьләр иҗаты III Республика телевизион фестиваленә җәмәгатьчелек игътибарын юнәлдерү өчен Түбән Кама (23 июнь), Әлмәт (29 июнь), Чалны (30 июнь) һәм Казан (1 июль) шәһәрләрендә фестивальнең презентацияләрен үткәрәчәкләр.
29 июньдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Илдар Халиков Россия Федерасендә Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –ТАтарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, республиканың зур предприятие вәкилләре катнашты.