2015 елның 17 июлендә "Алабуга" махсус икътисадый зонасы территориясендә 500 кВлы Щелоков подстанциясен ачу тантанасы узды. Анда Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы хакимият органнары вәкилләре катнашты.
2015елның 17 июлендә Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ААҖ генераль дирекциясендә Идел буе федераль округында (ИФО) газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ИФО субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Мәскәүнең Россия Федерациясе Оборона идарәсенең милли үзәгендә узган хәрби продукцияне Бердәм кабул итү көне кысаларында “Россия вертолетлары” холдингы Россиянең оборона министрлыгына Казан вертолетлар заводында төзелгән Ми-8МТВ-5-1 яңа хәрби –транспорт вертолетларының партиясен тапшырды. Хәрби продукцияне Россия Федерациясе оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу кабул итте.
Яңа вертолетлар партиясен тапшыру Казан вертолетлар заводында видеоконференц элемтә режимында үтте.
2015 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге ситуацияне тикшереп тору советы утырышы уздырылды.
Совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
2015 елның 14 июлендә Ульянда Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Идел буе Федераль округында Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе Федераль округының сәнәгать сәясәте буенча Советының беренче утырышын уздырдылар. Киңәшмә сәнәгатьтә импортка алмаш табу мәсьәләләренә багышланган иде.
Совет эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты. Ул Советта катнашучыларга Татарстанда импортка алмаш табу өлкәсендә алып барыла торган эшчәнлек, импорт чималына алмаш табуда сәнәгать предприятиеләренең адымнары хакында һәм яхшыртылган сыйфатлы эшләнмәләрне үзләштерү хакында хәбәр итте.
2015 елның 14 июлендә “Россия Сбербанкы” ААҖ Идарә Рәисе Герман Грефның Татарстан Республикасына визиты кысаларында Иннополис кичәрлегендә Республика предприятиеләренең инвестицион проектлар күргәзмә- презентациясе узды, шулар арасында - «Интерскол» ҖЧҖ («Алабуга» МИЗда электр инструментларын киңәйтелгән җитештерелүе), «ПРЕТТЛЬ-НК» ҖЧҖ (кабель-үткәрүче продукция җитештерүен оештыру), «ТИС» ҖЧҖ «Фиксит» инженер-техник үзәге» ҖЧҖ бар иде.
2015 елның 9 июлендә «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракета корабларын Кара диңгезгә озату тантанасы узды.
Суднолар Зеленодолькидан эчке су юллары буенча Кара диңгезгә юл тотачаклар, аларның йөзү мөмкинлекләрен сынап караганнан соң һәм дәүләт сынауы үткәрелгәннән соң, алар Кара диңгез флоты составына кабул ителәчәк.
“Заводлар эшләгәндә, ил яши” "ПОЗиС" ААҖ корпоратив бәйрәмендә 2015 елның беренче яртыеллыкм эшчәнлеккә нәтиҗәләр чыгарылды. POZISның продукция җитештерү күләме үсешенең темплары 2014 елның шул ук дәвере белән чагыштырганда 180% тәшкил итте.
Бәйрәм кысаларында предприятиенең алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.
«Сәнәгать сәясәте турында» законын куллану, локализация аша импортка алмаш табуны тәэмин итү, шулай ук Милли технологик инициативаны гамәлгә ашыру барышы мәсьәләләренә багышланган яңа индустрияләргә инвестицияләр кертү буенча Стратегик совет утырышы узды.
2015 елның 8 июлендә Екатеринбургта узган «ИННОПРОМ-2015» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган әлеге утырышны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров алып барды. Стратегик совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.
15 тапкыр уздырыла торган Татарстанның нефть саммиты бөтен ил нефть тармагы масштабында актуаль мәcьәләләр хакында фикер алышу өчен уңай мәйданчык. Моның хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узган республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсендә әйтте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге очрашуларда билгеләнгән кайбер уртак проектлар, шул исәптән, авыр чыгарыла торган нефть, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны Росия Федерациясенең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.