"Нефть һәм Газ"/MIOGE халыкара күргәзмәсе

2015 елның 6 июле, дүшәмбе
 

2015 елның июнь ае ахырында Мәскәүдә узган "Нефть һәм Газ"/MIOGE XIII Мәскәү халыкара күргәзмәдә "Татнефть" үз эспозициясен тәкъдим итте. Күргәзмәдә катнашучылар арасында - Россия һәм  чит ил компанияләренең  нефть һәм газ сәнәгате белгечләре. Быел күргәзмәдә 40 илдән артык компания үз экспозицияләрен тәкъдим итте, күргәзмә чараларында 30 меңнән артык нефть, газ тармагы белгечләре катнашты. 

MIOGE күргәзмәсендә углеводородны, нефть химиясен, газ химиясен чыгару, ташу  һәм эшкәртү, ияреп чыга торган нефть газын утильләштерү, нефть газы тармагы өчен заманча җиһазлар, нефть һәм газ чыгару  тармагында перспектив эшләнмәләр өлкәсендә Россия һәм чит ил компанияләрнең соңгы казанышлары презентацияләнде.

"Татнефть"нең күргәзмә экспозициясе нефтьне чыгару тармагында яңа эшләнмәләр һәм җир астындагы басымны көйләү, артык ябышкак нефть чыганакларын табу өлкәләрендә яңа эшләнмәләрне үз эченә алды. Шулай ук  Компания "ТАНЕКО" нефть эшкәртү һәм нефть химиясе  заводы һәм "Татнефть" ягулык станцияләренең  ваклап сату челтәрен үз эченә алган нефть эшкәртү, нефть һәм нефть продуктларын сату буенча  мәгълүмати блок тәкъдим итте.

Күргәзмәгә килүчеләр "Татнефть" шина комплексы продукциясе, "Татнефть-Пресскомпозит" ҖЧҖ һәм "П-Д Татнефть Алабуга стекловолокно" җитештерүләренең  композит материаллары белән таныша алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International