Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан белән Казахстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында “Татарстан Республикасы” газетасының икътисад һәм сәнәгать бүлеге редакторы Ирина Демина сорауларына җавап бирде.
Евразия үзәгендә урнашкан Казахстан Республикасы борынгы цивилизацияләр урнында, мөһим траспорт юллары киселешендә урнашкан һәм континент илләре арасында сәүдә-икътисадый һәм социаль- мәдәни багланышларның үсешендә зур роль уйный. Казахстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек ерак гасырларга –Бөек Ефәк юлы чорына барып тоташа. Ул ефәк белән генә түгел, атлар, сарыклар,җөн, алтын, корал һәм башка товарлар белән сату итүдә зур әһәмияткә ия булган. Республиканың бүгенге тышкы -сәүдә әйләнешендә Казахстан ничек катнаша? Бу хакта без Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белән әңгәмә кордык.
– Равил Хамматович, Казахстан белән Татарстан күптәнге партнерлар. Бу хезмәттәшлек нәрсәгә нигезләнә? Шул исәптән, ул законнар белән ныгытылганмы?
– Казахстан Республикасы Татарстан Республикасының партнерларының берсе булып тора. Бу хезмәттәшлек сәүдә-сәнәгать, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек принциплары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Казахстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы төзелгән Килешүгә нигезләнә. Әлеге Килешү 1996 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев һәм Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаев тарафыннан имзаланган иде. Моннан тыш, 2014 елда Казахстанның Кызылорда һәм Атырау өлкәләре белән хезмәттәшлек итү турында Килешү төзелде. Узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казахстанда булып кайтты. 2014 елның сентябрендә Астанада Татарстан Көннәре уздырылды, Атырауда безнең делегация Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасындагы регионара хезмәттәшлек форумында катнашты. Моннан тыш, үткән елның декабрендә Татарстан Республикасы делегациясе Казахстан Оборона министрлыгы чакыруы буенча Астанада булып кайтты. Ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең уңышлы үсеше бу республикалар җитәкчелегенең һәрьяклап ярдәменә нигезләнә.
– Татарстан һәмКазахстан арасындагы хезмәттәшлекнең тышкы сәүдә әйләнеше һәм төп юнәлешләре нинди? Сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне җайга салуда Даими вәкиллекләренең ярдәме бармы?
– 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Казахстан арасында тышкы-сәүдә әйләнеше 387 млн. АКШ доллар,шул исәптән, экспорт 374,5 млн., импорт 12,5 млн. доллар тәшкил итте. Хезмәттәшлек машина төзелеше, нефть чыгару, нефть химиясе өлкәләрендә уңышлы гамәлгә ашырыла. Сүз дә юк, 2013 елда Казанда ачылган Казахстанның генераль консуллыгы һәм 1997 елда Астана шәһәрендә ачылган Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәттәшлекнең барлык өлкәләрендә дә ярдәм итә.
– Татарстан предприятиеләренең кайсылары Казахстан предприятиеләре белән аеруча тыгыз элемтәдә? Киләчәктә кемнәр хезмәт итәргә планлаштырыла?
– Казахстан белән безнең бик күп предприятиеләребез хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, “КАМАЗ” өчен бу республика зур йөк автотехникасын сату буенча иң өстенлекле базарларның берсе. “КАМАЗ” ААҖ продукциясе Казахстанда үзебезнең сәүдә челтәре аша сатыла. Бу челтәр дистрибьютордан, җыю заводыннан, дилерлардан һәм сервис үзәкләреннән тора. «Татнефть» ААҖ 2014 елдан Казахстанның Нефть һәм минераль ресурслар министрлыгы һәм «КазМунайГаз» илкүләм компаниясе белән хезмәттәшлек итә. «Кама-Казахстан» сәүдә Йорты Астананың махсус икътисадый зонасында «Татнефть» чыгара торган шиналарны сату буенча автоматлаштырылган логистика комплексы ачты.
– Агымдагы елның гыйнвар ахырында 2 республика арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү буенча уртак эшче төркемнең беренче утырышы үтте. Равил Хамматович, аның нәтиҗәләре нинди?
– Беренчедән, бу эшче төркем эшчәнлеге Татарстан һәм Казахстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлекне тагын да тирәнәйтүдә мөһим роль уйнаячак. Аның беренче утырышы ук шуны күрсәтте: утырыш нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек юнәлешләре турында Беркетмә төзелде. Әлеге беркетмәне гамәлгә ашыру кысаларында Казахстан - Татарстан полимер форумы узды.
– Татарстан ягыннан бу форумда нинди предприятиеләр катнашты? Ул нәрсә белән төгәлләнде?
– Полимер форумында министрлык вәкилләре, нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре катнашты. Форум кысаларында Казахстан һәм Татарстан компанияләре презентациясе булды, безнең предприятиеләр пластикның, синтетик каучукның, пыяла җепселнең яңа маркалары белән таныштырдылар, форум йомгаклары буенча тиешле икеяклы беркетмә төзелде.
Татарстан һәм Казахстан арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне тагын да арттырырга мөмкин. Без булган мөмкинлекләрдән тулысынча файдалану максатыннан бу юнәлештә эшләүне дәвам итәчәкбез.
Мәкалә “Республика Татарстан ” газетасында басылды, 02.07.2015, №91 чыгарылыш (27896), һәм газетаның сайтында урнаштырылган: http://www.rt-online.ru/aticles/rubric-71/10122383/