Екатеринбургта "Иннопром-2015" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында сәнәгать буенча Координация советы утырышы узачак

2015 елның 8 июле, чәршәмбе
 

2015 елның 8-10 июлендә Екатеринбургта "Иннопром-2015" халыкара сәнәгать күргәзмәсе уза. "Иннопром-2015" эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия төбәкләре башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, эшлекле һәм фәнни даирәләр вәкилләре катнаша.

Төп чаралар арасында - “Җитештерү нәтиҗәлелеге: аңа ирешү юллары, төрле илләр тәҗрибәсе” төп пленар сессиясе, “Россия –Кытай эшлекле партнерлык: дөнья прогрессына таба” саммиты, яңа индустрияләргә инвестицияләр ьщлеп итъ буенча Стратегик совет утырышы, сәнәгать буенча Координация советы утырышы, халыкара бизнес-саммитлар.

9 июль көнне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов сәнәгать буенча Координация советы утырышында “Сәнәгатьнең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе һәм туры инвестицияләр җәлеп итү” Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында нотык белән чыгыш ясыячак. Координация советы утырышы Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә узачак.

Күргәзмә программасы кысаларында сәнәгать җитештерүе тармагында фәнни-техник эшләнмәләр һәм уйлап табулар өчен "Индустрия" милли сәнәгать премиясен тапшыруы узачак. 

Мәгълүмат өчен:

"Иннопром-2015" халыкара сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта 2010 елдан башлап ел саен уздырыла. 2012 елда әлеге чара федераль дәрәҗәдә үткәрлә.

2014 елда күргәзмә беренче тапкыр халыкара статусында уздырылды. Узган елны «Иннопром» күргәзмәсендә дөньяның 70 иленнән 600 компания катнашты. Екатеринбургка 30 артык чит ил делегациясе килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International