«Май указлары»н гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы

2015 елның 3 июле, җомга
 

2015 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2012 елның 7 маендагы указларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, «май указларында» хакимият структуралары эшчәнлегенең  төп юнәлешләре чагылган.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен республиканың ике юнәлеше бар. Беренчесе – тора-бара йөкләнешне арттырып, оптимальләштерү. Икенчесе - экспансия, яңа базарлар эзләү, киләчәктә хезмәт нәтиҗәлелеген арттырып, җитештерү күләмнәрен күбәйтү.

Утырыш азагында  Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Указларны гамәлгә ашыру – хакимият вәкилләре эшчәнлеген бәяләүнең төп критерие.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International