2015 елның 2 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Иран Ислам Республикасының халыкара һәм технологияләр белән алмашу мәсьәләләре буенча президенты администрациясенең Вице-президенты урынбасары Али Мортаза Биранг җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе, Казан (Иделбуе) федераль университеты һәм түбәндәге компанияләр вәкилләре: «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Казанькомпрессормаш» ААҖ, «ТМС Групп» ҖЧҖ идарә компаниясе, «Татхимфармпрепараты» ААҖ, «Внешнеторговая компания КАМАЗ» АҖ, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ, «ПО «ЕлАЗ» ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «Казаньоргсинтез» САҖ компания вәкилләре катнашты.
Әлеге очрашу кысаларында Иран-Татарстан уртак эш төркемен оештыру мәсьәләсе, шулай ук хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре каралды.
Иран Ислам Республикасы делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында түбәндәге документлар имзаланды:
- Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Иран Ислам Республикасының халыкара һәм технологияләр белән алмашу буенча президент администрациясенең Вице-президенты Аппараты арасында хезмәттәшлек итү турында Меморандум.
- Иран Ислам Республикасының халыкара һәм технологияләр белән алмашу буенча Вице-президент Администрациясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе арасындагы үзара аңлашу турында Меморандум.