«Иннопром-2015» кысаларында яңа индустрияләргә инвестицияләр буенча Стратегик совет утырышы узды

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
 

«Сәнәгать сәясәте турында» законын куллану, локализация аша импортка алмаш табуны тәэмин итү, шулай ук Милли технологик инициативаны гамәлгә ашыру барышы мәсьәләләренә багышланган яңа индустрияләргә инвестицияләр кертү буенча Стратегик совет утырышы узды.

 2015 елның 8 июлендә Екатеринбургта узган «ИННОПРОМ-2015» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узган әлеге утырышны Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров алып барды.  Стратегик совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты.

Утырышта катнашучылар югары технология базарлары белән эшчәнлеккә яңача якын килү хакында фикер алыштылар, перспектив тармакларга һәм проектларга дәүләт ярдәме чаралары, закон чыгаруны һәм сәнәгать секторын җайга салу нормаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International