«Зеленый Дол» һәм «Серпухов» судноларын тантаналы озату

2015 елның 13 июле, дүшәмбе
 

2015 елның 9 июлендә «А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы»нда 21631 проекты буенча төзелгән «Зеленый Дол» һәм «Серпухов» кече ракета корабларын Кара диңгезгә озату тантанасы узды.

Суднолар  Зеленодолькидан эчке су юллары буенча Кара диңгезгә юл тотачаклар, аларның йөзү мөмкинлекләрен сынап караганнан соң һәм дәүләт сынауы үткәрелгәннән соң, алар Кара диңгез флоты составына кабул ителәчәк.

“А.М. Горький исем. Зеленодольск заводы”нда төзелүче һәм “Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы” ААҖ эшләнмәсе булган 21631 проектының кече ракета судносы 2010 елдан башлап Россиянең Хәрби - диңгез флоты өчен төзелә, ул “елга-диңгез” класслы күпмаксатлы судно. Ул артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехника коралларының заманча үрнәкләре белән тәэмин ителгән. Әлеге проект судноларының максаты – дәүләтнең икътисадый зонасын саклау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International