Рөстәм Миңнеханов: Инновацияләр Татарстанга 2030 елга кадәр 33 млн тонна нефть табу мөмкинлеге бирәчәк

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
 

15 тапкыр уздырыла торган Татарстанның нефть саммиты бөтен ил нефть тармагы масштабында актуаль мәcьәләләр хакында фикер алышу өчен уңай мәйданчык. Моның хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узган республика нефть компанияләре җитәкчеләренең гадәттәге еллык киңәшмәсендә әйтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, әлеге очрашуларда билгеләнгән кайбер уртак проектлар, шул исәптән, авыр чыгарыла торган нефть, кече нефть ятмалары белән эшләргә ярдәм итү чаралары федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләрдән яклау тапты һәм аларны Росия Федерациясенең башка төбәкләренә таратуны йөкләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов нефть саммиты кысаларында тәкъдим ителгән мобиль экспозицияләрне югары бәяләде, анда “Татнефть”, РИТЭК, «ТНГ Групп», шулай ук Казан федераль университетының алдынгы технологияләре күрсәтелде. Ул шулай ук Әлмәт нефть университеты студентларын – олимпиада җиңүчеләрен һәм грантлар биләүчеләрне әлеге саммитка чакыруны уңай бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, киңәшмәдә катнашкан Россия  энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцовка экспозиция уңай тәэсир итте һәм әлеге күргәзмә берничә атна дәверендә Россия Федерациясе Энергетика министрлыгында күрсәтеләчәк.

“Татарстанда уникаль нефть-газ җиһазы, үз технологияләре эшләнелә”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, бары тик инновацияләрне актив кертү генә республика нефтьчеләренә нәтиҗәле нефть табышы, шулай ук запасларны арттыру мөмкинлеге бирә”.

Рөстәм Миңнеханов мисал өчен шулай ук кайбер күрсәткечләр турында әйтеп китте. Ярты ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 16,6 млн тонна нефть чыгарылган, бу узган ел белән чагыштырганда, 1,2 процентка күбрәк. Аларның 13,1 млн тоннасын «Татнефть» чыгарган, үсеш - 0,9 процент. Кече нефть компанияләре табышларын 80 мең тоннага арттырган. Соңгы 6 елда аларның республика табышына керткән өлешләре саклана, бүген ул 21 проценттан артык тәшкил итә.

5 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан территориясендә 255 млрд. сумнан артык салым һәм салым булмаган түләүләр җыелган, шуның 132 млрд сумнан артыгы яки 52 проценты нефть тармагына туры килә. Республиканың консолидацияләнгән бюджетына салым түләүләре үсеше арткан.

“Россиядән экспортка чыгарылган нефть бәясе 1,9 тапкыр төшүгә кармастан, салым режимы план буенча эшләү мөмкинлеге бирә”,- дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

 «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев чыгышларыннан соң, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләр алдындагы яңа бурычларны белдерде.

Чит ил технологияләрен һәм җиһазларын алмаштыру, шул исәптә нефть эшкәртү үсеше өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Агымдагы ел ахырында “ТАНЕКО” нефть эшкәртү заводында нефтьне акрын җылытып эшкәртү корылмасын эшләтеп җибәрү мөһим, шулай ук кыска вакытта тагын бер нефть эшкәртү заводы төзергә кирәк, бу “ТАНЕКО” да елына 14 млн тоннага кадәр нефть эшкәртү өчен кирәк.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен кабул ителүен искәртте. Аны үтәү өчен нефть сәнәгате нигез булып тора, чөнки “нефть химиясе, машина төзелеше һәм төзелеш комплексы өчен эш бирә”, - диде ул.

2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясе елына 33 млн тонна чамасы нефть чыгаруны күзаллый, ә бу авыр чыгарыла торган запаслар күләме арту шартларында, катлаулы бурыч, дип билгеләде ул. Аның сүзләренчә, бу процесска машина төзелеше һәм радиотехника предприятиеләрен җәлеп итәргә, фәнне дөньякүләм дәрәҗәдә үстерү мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International