2015 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясады. Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!
Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уңышлы уздыру, WorldSkills Һөнәри осталык буенча дөнья беренчелеген үткәрү хокукын яулау, республика Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын сайлау Татарстанның югары үсеш дәрәҗәсен, аның Россиядә һәм дөньяда танылуын, шулай ук татарстанлыларның икътисадый мөмкинлекләрне арттыру, тормышны яхшырту һәм җәмгыятьнең бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән сәясәтне хуплауларын ачык чагылдырды.
2015 елның 26 сентябрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты эгидасы астында узучы «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең беренче зональ сайлау этабы тәмамланды.
Чаллының «Камаз» ДК узган зональ этапта 50 предприятие вәкилләре «Татнефть-Нефтехим», «Л.Я.Карпов исем. химия заводы», «Камаз», «Форд соллерс», «Алабуга автомобиль заводы», республиканың башкарма хакимият органнары, ведомствоасты оешмалар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
2015 елның 27 сентябре - Машина төзүчеләр көне. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Машина төзүчеләр көне белән тәбрик итә:
“Сезне чын күңелдән машина төзүчеләр көне белән тәбрик итәм! Һөнәри бәйрәмнәр арасында әлеге Көн аерым урын биләп тора. Машина төзелеше – ил икътисадының төп тармагы.
2015 елның 25 сентябрендә “Россия радиоэлектроникасы: яңа вызовы һәм перспективалар” XIV тармак фәнни-техник конференциясе кысаларында “Россиянең чималлы булмаган экспорты - икътисад үсешенең векторы” түгәрәк өстәле үткәрелде.
Түгәрәк өстәлне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, модераторы – “Россия экспорт үзәге” АҖ төбәкләрнең экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча директоры С.В. Колдаев, катнашучылары – эре һәм кече сәнәгать предприятиләре-экспортёрлар вәкилләре.
2015 елның 24 сентябрендә тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «Россия радиоэлектроникасы: яңа чакырулар һәм перспективалар» XIV тармак фәнни-техник конференция ачылды.
Ике көн дәвамында 300 дән артык радиоэлектроника предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре тармакның проблемалары һәм алардан чыгу юллары буенча фикер алышачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов катнашты.
2015 елның 24 һәм 25 сентябрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасы астында Казанда “Россия радиоэлектроникасы: яңа вызовы һәм перспективалар” XIV тармак фәнни-техник конференция узачак.
Конференция эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерацисе министырлыклар һәм ведомстволар, Дәүләт Думасы, Россия Оборона министрлыгы, Россия төбәкләре җитәкчеләре, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, Россия радио электроника комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашачаклар.
2015 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков Кувейт дәүләте вәкилләре белән очрашуы кысаларында Татарстан белән Кувейт арасындагы хезмәттәшлек итү юнәлешләре хакында фикер алышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы билгеләгәнчә, әлеге визит ике республика арасындагы нәтиҗәле һәм озак елгы хезмәттәшлеге өчен яңа этәргеч булачак. Ул чит ил делегациясе вәкилләренә Татарстан Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерергә омтылулары өчен рәхмәтен белдерде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ENES-2015 энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү буенча IV халыкара форумы кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия бәйгеләренең төбәк этабының нәтиҗәләре билгеләнде:
ENES-2015 энергияне саклау, энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәләрендәге проектларны гамәлгә ашырылган проектларның икенче Бөтенроссия бәйгесе буенча (алга таба- Проектлар бәйгесе);
Массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәте һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләренең беренче Бөтенроссия бәйгесе (алга таба - «МедиаТЭК» бәйгесе).
2015 елның 19 сентябре - Коралчылар көне! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Коралчылар көне белән котлауы.
“Хөрмәтле республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән Коралчылар көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм – илне саклау, Ватаныбызның оборонасын ныгыту өчен, хәрби техника һәм корал эшләүчеләр хезмәтен тану билгесе.
Бөек Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә Татарстанлыларның керткән өлеше гаять зур. Татарстанның хәрби техника һәм продукция чыгаручы иң эре җитештерүчесе булуы белән горурланабыз.
Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә.
Сугыш елларында республикадан фронтка бик күп хәрби продукция җибәрелде, бомбардировщикларның өчтән ике өлеше Казанда җитештерелде, фронтка 90 мең тоннадан артык дары һәм зарядлар озатылды.
“Россия вертолетлары” холдингы техникасы (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2015 елның 19 сентябрендә “Төлке оясы” спорт-ату клубында узачак КБ Миля Кубогы партнеры булачак.
КБ Миля Кубогына ярышлар үткәрү көнендә Россиядә җитештерелгән өр яңа җиңел вертолет презентациясе узачак.
«Россия вертолетлары» холдингы чарада катнашучы кунакларга “Россия вертолетлары” холдингына кергән “Казан вертолетлар заводы” эшләп чыгарган һәм җитештергән күпмаксатлы җиңел “Ансат” вертолетын тәкъдим итәчәк.