"Россия вертолетлары" КБ Миля Кубогы партнеры булачак һәм «Ансат» җиңел вертолетны тәкъдим итәчәк

2015 елның 19 сентябре, шимбә
 

Россия вертолетлары” холдингы техникасы (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2015 елның 19 сентябрендә “Төлке оясы” спорт-ату клубында узачак КБ Миля Кубогы партнеры булачак.

КБ Миля Кубогына ярышлар үткәрү көнендә Россиядә җитештерелгән өр яңа җиңел вертолет презентациясе узачак.

«Россия вертолетлары» холдингы чарада катнашучы кунакларга “Россия вертолетлары” холдингына кергән “Казан вертолетлар заводы” эшләп чыгарган һәм җитештергән күпмаксатлы җиңел “Ансат” вертолетын тәкъдим итәчәк.

«Ансат» эксплуатациядә ышанычлы һәм җиңел, климат шарталырының киң диапазонында файдаланыла ала, ангарда саклау кирәклеге дә юк. Вертолетта фюзеляж тулаем металл конструкциядән тора.

2014 елда  «Ансат» Мәскәү – Воронеж – Ростов-на-Дону – Геленджик маршруты буенча КБ Миля Кубогына булган ярышларда катнашты. Ярышлар биш этаптан торды.

Быел КБ Миля Кубогы триатлон форматында узачак. Ярышларда 10га якын экипаж катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International