Татарстан белән Кувейт хезмәттәшлеге үсә

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
 

2015 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков Кувейт дәүләте вәкилләре белән очрашуы кысаларында Татарстан белән Кувейт арасындагы хезмәттәшлек итү юнәлешләре хакында фикер алышты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы билгеләгәнчә, әлеге визит ике республика арасындагы нәтиҗәле һәм озак елгы хезмәттәшлеге өчен яңа этәргеч булачак. Ул чит ил делегациясе вәкилләренә Татарстан Республикасы белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерергә омтылулары өчен рәхмәтен белдерде.

Илдар Халиков кунакларга республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы хакында хәбәр итте.  «Татарстанда нефть  һәм машина төзелеше тармаклары үсеш алган. Татарстан Республикасы икътисадының 25%  нефть һәм нефть чыгару тармакларына,  30% - нефть химиясенә туры килә. Моннан тыш, без «КАМАЗ», «Форд» автомобильләрен, Ми-8/17 гаиләсе вертолетларын, суднолар, компрессорлар һәм башкаларны җитештерә”,- дип өстәде Илдар Халиков.

Шулай ук ул Татарстан Республикасының инновацион эшчәнлеге хакында, шул исәптән, Иннополис шәһәр-спутнигы төзелеше проекты турында сөйләде.

Очрашу кысаларында Татарстан белән Кувейт арасында хезмәттәшлек итүнең аеруча перспектив юнәлешләре хакында фикер алыштылар: кунакханә бизнесы, авиация, машина төзелеше, нефть-газ чыгару җиһазлары белән тәэмин итү һәм башкалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International