2015 елның 26 сентябрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты эгидасы астында узучы «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең беренче зональ сайлау этабы тәмамланды.
Чаллының «Камаз» ДК узган зональ этапта 50 предприятие вәкилләре «Татнефть-Нефтехим», «Л.Я.Карпов исем. химия заводы», «Камаз», «Форд соллерс», «Алабуга автомобиль заводы», республиканың башкарма хакимият органнары, ведомствоасты оешмалар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Беренче урында - «Камаз» ПАҖ командасы (Чаллы шәһәре), ике икенче урынны «Татнефть-Нефтехим» Идарә компаниясенең (Түбән Кама) җыелма командасы һәм Әгерҗе муниципаль районының яшьләр үзәге яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар Казанда октябрь ахырында узачак фестивальнең суперфиналына путевкалар алды.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестивале беренче тапкыр 2013 елның көзендә Татарстан Республикасы Сәнәгат һәм сәүдә министрлыгы инициативасы белән уздырылды. Фестивальне ел саен үткәрергә килешенде.
Фестивальдә катнашу өчен быел узган ел белән чагыштырганда заявкалар күбрәк булды.