2015 елның 27 сентябре - Машина төзүчеләр көне. Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Машина төзүчеләр көне белән тәбрик итә:
“Сезне чын күңелдән машина төзүчеләр көне белән тәбрик итәм! Һөнәри бәйрәмнәр арасында әлеге Көн аерым урын биләп тора. Машина төзелеше – ил икътисадының төп тармагы.
Бүгенге көндә Татарстанның машина төзелеше – динамик үсешле, инновацияле һәм конкурентлылыкка сәләтле комплекс. Тармакның динамик үсеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең күрсәткән ярдәме аркасында гамәлгә ашырыла.
Хәзерге вакытта машина төзелеше комплексына 150 артык эре һәм урта предприятиеләре керә, 140 мең кеше хезмәт итә.
Машина төзелеше комплексы предприятиеләре республика инновацион икътисадының үсеш нокталары булып торалар. Машина төзелеше комплексы предприятиеләрендә алдынгы идарә итү технологияләре, шул исәптән, “Сакчыл җитештерү” методикасы кертелә.
Республикада чыгарылучы машина төзелеше комплексы продукиясенең исемлеге зур – автомобильләр, кораблар, самолетлар, тракторлар, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техника, двигательләр, нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре өчен җиһазлар.
Республиканың машина төзелеше тармагы ветераннарына Бөек Җиңүгә керткән өлешегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәсем килә.
Машина төзелеше тармагының хезмәткәрләренә, ветераннарына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасы иминлегенә уңышлы профессиональ эшчәнлек алып баруларын телим”.