ENES-2015 энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү буенча IV халыкара форумы кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия бәйгеләренең төбәк этабының нәтиҗәләре билгеләнде

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ENES-2015 энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү буенча IV халыкара форумы кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия бәйгеләренең төбәк этабының нәтиҗәләре билгеләнде:

ENES-2015 энергияне саклау, энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү өлкәләрендәге проектларны гамәлгә ашырылган проектларның икенче Бөтенроссия бәйгесе буенча (алга таба- Проектлар бәйгесе);

Массакүләм мәгълүмат чаралары, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең мәгълүмат хезмәте һәм «МедиаТЭК» төбәк администрацияләренең беренче Бөтенроссия бәйгесе (алга таба - «МедиаТЭК» бәйгесе).

Бөтенроссия бәйгеләренең төбәк этапларының нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында “Энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге” бүлегендә танышырга мөмкин: http://mpt.tatarstan.ru/rus/enes-2015.htm.

Төбәк этапларының иң яхшы эшләре бәйгеләрнең федераль дәрәҗәләрендәге этапларында катнашу өчен җибәреләчәк.

Октябрь дәвамында федераль эксперт шуралары һәр төбәктән җибәрелгән эшләргә экспертизалар үткәрә һәм җиңүчеләрне сайлау өчен ачык интернет-тавыш бирүдә катнашу өчен җибәрә.

Проектлар бәйгесе  җиңүчеләре  http://www.enes-expo.ru/ сайтында,  «МедиаТЭК» бәйгесе  http://медиатэк.рф/ рәсми сайтында ачык интернет тавыш бирү юлы белән билгеләнәләр.

Ачык интернет- тавыш бирү 2015 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Бәйге җиңүчеләре 19-21 ноябрьдә Мәскәүдә ENES-2015 энергия нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергетиканы үстерү буенча IV халыкара форумын үткәрү көннәрендә узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International