Казанда Россия радиоэлектроникасы буенча XIV тармак фәнни-техник конференция узачак

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе
 

2015 елның 24 һәм 25 сентябрендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасы астында Казанда “Россия  радиоэлектроникасы: яңа вызовы һәм перспективалар” XIV тармак фәнни-техник конференция узачак.

Конференция эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Россия Федерацисе министырлыклар һәм ведомстволар, Дәүләт Думасы, Россия Оборона министрлыгы, Россия төбәкләре җитәкчеләре, дәүләт корпорацияләре вәкилләре, Россия радио электроника комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашачаклар.

24 сентябрендә «Казан» ГСОК территориясендә Пленар утырыш узачак. Пленар утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы  И.Ш.Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Россия радиоэлектроника комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашачак.

Конференция программасы кысаларында «Инновацион радиоэлектроника» XIV фәнни-техник эшләр Бөтенроссия бәйгесе финал йомкаглары билгеленәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International