2015 елның 25 сентябрендә “Россия радиоэлектроникасы: яңа вызовы һәм перспективалар” XIV тармак фәнни-техник конференциясе кысаларында “Россиянең чималлы булмаган экспорты - икътисад үсешенең векторы” түгәрәк өстәле үткәрелде.
Түгәрәк өстәлне оештыручылар – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, модераторы – “Россия экспорт үзәге” АҖ төбәкләрнең экспорт эшчәнлегенә ярдәм итү буенча директоры С.В. Колдаев, катнашучылары – эре һәм кече сәнәгать предприятиләре-экспортёрлар вәкилләре.
Тематик түгәрәк өстәл барышында эчке базарны демпинг һәм/яки субсидлаштырылган импорттан саклану чараларын гамәлдә куллану һәм Россия экспортына һәм инвестицияләренә дәүләт ярдәм итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.