2015 елның 24 сентябрендә тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында «Россия радиоэлектроникасы: яңа чакырулар һәм перспективалар» XIV тармак фәнни-техник конференция ачылды.
Ике көн дәвамында 300 дән артык радиоэлектроника предприятиеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре тармакның проблемалары һәм алардан чыгу юллары буенча фикер алышачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Андрей Богинский, Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Россия Федерациясе Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының радиоэлектроника сәнәгате департаменты директоры Сергей Хохлов катнашты.
Конференцияне ачып, Илдар Халиков:"Бу конференцияне үткәрү күп сәбәпләр буенча бик мөһим. Республика зур һәм җитди оборона комплексына ия. 2014 елда оборона комплексы предприятиеләреннән 100 млрд. сумнан артык чыкты, үсеше 14,9 процент тәшкил итте. Әлбәттә, бу бик җитди һәм аз түгел. Без бу этапта үсешнең зур перспективалары булуын күрәбез", - дип әйтте.
Андрей Богинский билгеләгәнчә, конференциягә 300дән артык тармак вәкилләре килде. Бу рекорд сан. Әлеге күренеш конференциянең популярлыгын һәм проблемаларны бергәләп хәл итүгә омтылышны күрсәтә.
Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары ассызыклаганча: "Безнең очрашу урыны Россия радиоэлектроникасы сәнәгате өчен истәлекле вакыйга. Татарстанның фәнни – җитештерү потенциалы бүген конференцияне кабул итүче як булган радиоэлектрон технологияләр концерны кысаларында тупланган.
Катнашучылар ике көнлек конференция кысаларында Россия телекоммуникацияләр базары үсеш перспективалары, радиоэлектрониканы сәнәгате формалашуда үсеш институтлары роле, радиоэлектроника тармагын үстерү һәм камилләштерү буенча фикер алышу һ.б. каралган. Конференциянең төп өлешләренең берсе - 25 сентябрьдә үткәрелгән "түгәрәк өстәл"ләрдә "2008-2015 елларга электрон компонент базасы һәм радиоэлектроника үсеше" федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр чыгару.
"Көнбатыш илләре тарафыннан санкцияләр игълан ителү сәбәпле, без кораллау дәүләт программасы буенча билгеләнгән чараларны гамәлгә ашыру буенча кайбер кыенлыклар кичерәбез. Әмма әлеге вазгыять бу программаны үтәүгә йогынты ясарга тиеш түгел, чөнки бу - безнең милли иминлегебез мәсьәләсе. Без аларны хәл итү юлларын табачакбыз. Әлеге чара радиоэлектроника кебек мөһим тармакта Россия җитештерүчеләренең мөмкинлекләре булуын ассызыклый. Вазгыять контрольда тора. Бүгенге хәл 10-15 ел элек булган хәл белән чашыштырырлык түгел. Россия шактый җиһазландырылган технологик активларга ия", - дип тәмамлады чыгышын Россия оборона министры урынбасары Юрий Борисов.