Коралчылар көне белән!

2015 елның 19 сентябре, шимбә
 

2015 елның 19 сентябре - Коралчылар көне! Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның  Коралчылар көне белән котлауы.

“Хөрмәтле республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән Коралчылар көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм – илне саклау, Ватаныбызның оборонасын ныгыту өчен, хәрби техника һәм корал эшләүчеләр хезмәтен тану билгесе.

Бөек Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә Татарстанлыларның керткән өлеше гаять зур. Татарстанның хәрби техника һәм продукция чыгаручы иң эре җитештерүчесе  булуы белән горурланабыз.

Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә.

Сугыш елларында республикадан фронтка бик күп хәрби продукция җибәрелде, бомбардировщикларның өчтән ике өлеше Казанда җитештерелде, фронтка 90 мең тоннадан артык дары һәм зарядлар озатылды.

Һәм бүгенге көндә республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә. Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерүне яңарта, алдынгы технологияләрне кертә, көндәшлеккә сәләтле продукцияләр эшли һәм үзләштерә, халыкара базарда хәрби техника позициясен ныгыта, югары квалификацияле кадрлар әзерли.

Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре көндәшлелеккә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрәчәгенә ышанам. Хезмәт коллективлары безнең Ватанны ышанычлы саклау һәм оборонасын ныгыту өчен бар көчен куячак.

Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия данын яклау өчен яңа казанышларга ирешүләрен телим!”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International