ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Заречье" ЯАҖ хезмәт коллективын предприятие оешуның 25 еллыгы белән котлады.

Равил Зарипов билгеләгәнчә, "Заречье" ЯАҖ ("КВЗ" САҖ ярдәмчел предприятиесе) Россиядә самолетларның һәм вертолетларның медицина модульләрен бердәнбер уйлап чыгаручысы һәм җитештерүчесе. Әлеге продукция уңышлы гына россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының, Россиянең Оборона министрлыгының махсус тармакларында куллана. Сәламәтлек саклау  үсешенә зур өлеш керткән өчен «Заречье» ЯАҖ берничә тапкыр Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәхмәтләре билдерелде.


17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Татарстан Республикасы Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидер регионнарның берсе. Бу хакта 2015 елның 16 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендәге Россия һәм Казахстан XII төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Владимир Путин форумда катнашучыларны сәламләп билгеләп үткәнчә, төбәк башлыклары катнашында ел саен уздырыла торган уртак очрашулар күптән инде яхшы традициягә әверелде. Алар Россия белән Казахстан арасындагы күппланлы стратегик партнерлык үсешендә зур роль уйныйлар, -дип ассызыклады ул.


16
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
 

 

 2015 елның 16 сентябрендә Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Татарстан –Словения эшлекле форумы узды.

Утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле – Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец сәламләде. Эшлекле форум башланганчы, кунаклар Татарстан куәте-мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмә экспозициясе белән танышты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Татарстанның агымдагы булган һәм яңа элемтәләр булдырырга зур мөмкинчелеге бар. “Мондый мөмкинлекләр безнең шактый. Хезмәттәшлек төрле өлкәләрдә, мәсәлән, мәгълүмати технологияләр, машина төзелеше, фән, мәгариф системасы, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә булырга мөмкин”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

Форум кысаларында Иделбуе федераль округында һәм башка төбәкләрдә “Чиста су” Россия-Словения уртак проекты, «ТД Связь Инжиниринг» Россия компаниясе һәм «Элти» Словения предприятиесе арасындагы үзара аңлашу турында меморандумнар (килешүләр) имзаланды.

Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм өченче илләрдә,  автотөзелеш, энергетика, төзелеш, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау өлкәләренә, шул исәптән, Словения Республикасыннан экспорт проектлы финанслауны кулланып, Словения  инновацион технологияләрен кертү һәм үстерү буенча  стратегик партнерлык турында, Россия-Словения уртак СП KOLEKTOR RUS PROM проектын булдыру хакында меморандум имзаланды.

 

 

 

2015 елның 14 сентябрендә «ТАНЕКО» комплексында100 меңенче грануллаштырылган  техник күкерт алынды.

Продукция тимер юл буенча Санкт-Петербург шәһәренә, аннан  Циндао (Кытай) шәһәренең  портына җибәрелә. Кытай «ТАНЕКО» НПиНХЗ комплексы продукциясен төп сатып алучысы.

«ТАНЕКО»ның грануллаштырылган күкерте шулай ук Финляндиягә җибәрелә, анда әлеге продукцияне лак-буяу материалларын җитештергәндә кулланалар. Шактый продукция эчке базарга –Татарстан Республикасы предприятиеләренә сатыла.

 

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән булган очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Карл Эрьявецка һәм Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең  XII утырышын үткәрүләре өчен һәм, шулай ук, ил җитәкчелегенә Россия белән Словения арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм Татарстан өчен бу элемтәләрдә актив катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

 

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның “Niles-Simmons-Hegenscheidt” компаниясе президенты Джон Оливер Науманн белән булган очрашуда катнашты.

“Niles-Simmons-Hegenscheidt” компаниясенең сәнәгатьнең авиация, аэрокосмик, автомобиль, махсус машина төзелеше, тимер юллар һәм метро кебек тармаклары өчен станоклар һәм җиһазлар төзелеше, технологияләр һәм системалы карарлар буенча 180 еллык тәҗрибәсе бар.


15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы , Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы каршындагы энергия саклау технологияләре үзәге җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

 

2015 елның 15-16 сентябрендә Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышын уздыру планлаштырыла.

15 сентябрьдә эксперт эш төркемнәре утырышы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашулар булачак.

Комиссия утырышының төп өлеше - 16 сентябрьдә  Казан Ратушасында узачак пленар утырыш.

Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле – Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения ягыннан - Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец, Татарстан Республикасыннан Комиссия составына Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халкиов керде.

Пленар утырыш тәмамлангач, Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең XII  утырышының Йомгаклау протоколы имзаланачак.


14
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 3 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәттахов Рашат Шакир улына Татарстан Республикасы сәнәгать үсешенә зур өлеш керткән һәм озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медален тапшырды.


13
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
 

Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хакимияте системасы зур ышанычка ия булды.

Р.Н.Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте.

"Кадерле дуслар, 2015 елгы сайлаулар тәмамланды. Сайлаучыларның күбесе аларда катнашты. Татарстанлылар республикага ышана. Бу - сайлауларның төп нәтиҗәсе, - диде Миңнеханов. - Мин гражданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт белдерергә телим". "Бердәм Россия" партиясе һәм Татарстанның эре предприятиеләренә шулай ук рәхмәт сүзләрен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International