2015 елның 6 октябрендә Чаллыда “КАМАЗ” САҖ двигательләр заводында “Сакчыл җитештерү. Җитештерүне арттыру һәм чыгымнарны киметү” II халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, “КАМАЗ” САҖ, КНИТУ-КАИ, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе.
Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Сәнәгать министрлыгы вәкилләре, халыкара Лин-тренерлары, Татарстан һәм Россиянең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашачак.
Шулай ук конференциядә Россия Федерациясенең 18 төбәгеннән (47 шәһәреннән) һәм ерак чит илдән (Германия һәм Япония) 440 вәкил катнашачак дип көтелә.
Конференция программасы кысаларында Лин-технологияләр өлкәсендәге студент-белгечләр арасында сакчыл җитештерү буенча I Бөтенроссия олимпиадасы узачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, Лин-технологияләрне куллануга кертү буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә лидер -төбәкләренең берсе. ТАтарстан – “Сакчыл җитештерү” системасын һәм принципларын кертү буенча максатчан программа килешенгән һәм гамәлгә ашырган Россия Федерациясе төбәкләренең иң беренчесе булды.
Равил Зарипов билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең һәрьяктагы ярдәме аркасында бүгенге көндә республиканың икътисад һәм социаль өлкәләренең төрле тармактагы предприятиеләр һәм оешмалар Лин-технологияләрне кертәләр. Алар арасында «КамАЗ», «Татнефть», «ЕлАЗ», «КМПО», «Горький исем. Зеленодольск заводы», «ПОЗиС», «Казан электр техникасы заводы» һәм башкалар.