Әлмәттә «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең икенче зональ сайлау этабы старт ала

2015 елның 9 октябре, җомга
 

2015 елның 9 октябрендә Әлмәтнең «Нефтьче» ДК «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының III республика фестиваленең икенче зональ сайлау этабы старт ала. Сайлау этабында 13 муниципаль районнан 315 кеше катнашачак (Әлмәт, Черемшан, Нурлат, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Яңа Чишмә, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман һәм Аксубай районнары предприятиеләре һәм оешмалары).

Үз талантларын яшьләр төрле ижадый сынауларда күрсәтәчәкләр.

2013 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылган әлеге фестиваль республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында(төрле тармак һәм милек формасында) эшләүче яшь һөнәрчеләргә (35 яшькә кадәр) үзләренең талантларын күрсәтергә мөмкинлек бирә – музыка, хореография, сәнгатьле сөйләм. Проектның максаты – эшче яшьләрнең иҗадый чагылышы өчен шартлар тудыру.

Үткәрелә торган этап кысларында пластика, заманча хореография, вокал һәм режиссура буенча мастер-класслар оештырылачак. 10 октябрьдә «Нефтьче» ДК фестиваль лауреатларының һәм призерларының гала-концерты, ә 28-29 октябрьдә Казанда фестивальнең финалы узачак.

Йомгаклау гала-концерты  Казанда “Пирамида” да 31 октябрьдә узачак. Гран-При яулаучы җиңүчегә диплом, Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогы һәм 100 мең сумлык акчалата премия тапшырылачак.

“Зур Җидегән” йолдызлыгындагы йолдыз предприятиенең җиңүче исеме белән аталачак һәм «Роскосмос» сертификаты белән расланачак. 

Йомгаклау гала-концерты  «ТНВ» телеканалында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International