Татарстан Республикасында Машина төзүчеләр көнен бәйрәм итәләр

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе
 

2015 елның 30 сентябрендә “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә Машина төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашачак.

Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара кысаларында республика машина төзелеше тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре тапшырылачак. Республикада машина төзелеше тарихы һәм заманча этабы турында, балалар техник иҗаты күргәзмә экспозициясе оештыралачак.

Машина төзүчеләр көненә багышланган мәдәни-массакүләм  чаралары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе, республика машина төзелеше предприятиеләре, «Татмедиа» республика агентлыгы белән берлектә  хезмәт кешесен пропагандалау, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру эшчәнлеге кысаларында оештырылды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы  сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстанның машина төзелеше – динамик үсештәге, инновацион һәм конкурентлылыкка сәләтле комплекс. Тармакның динамик үсеше Россия  Федерациясе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге күрсәткән ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булды. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының машина төзелеше комплексына 150 артык эре һәм уртак предприятиеләр керә. Әлеге тармакта 140 мең кеше хезмәт итә”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International