Рөстәм Миңнеханов:Татарстан Республикасы - сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе
 

Татарстан Республикасы - сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе. Моның хакта 2015 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм сакчыл җитештерү" II халыкара фәнни-гамәли конференциясендә белдерде. Чара Чаллыда “КАМАЗ” ГАҖнең двигательләр заводы территориясендә узды.

Конференция эшендә шулай ук Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, халыкара лин-тренерлар, Татарстан һәм Россиянең эре предпритиеләре җитәкчеләре катнаша.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, заманча шартларда икътисад үсеше инновацияләр кертү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру аша гына мөмкин. Нәтиҗәдә, җитештерү нәтиҗәлеген арттыруда лин-технологияләрне куллану мөһим. Бүген Татарстан – җитештерү процессларында сакчыл җитештерүне кертү өчен иң уңышлы мәйданчыкларның берсе, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

«Барысы да 10 ел элек КАМАЗдан башланды. Соңрак бу эшне башка предприятиеләр дә хуплады. Сакчыл җитештерү процесслары бөтен өлкәләрдә дә кулланылырга мөмкин. Минем төзелеш комплексында тәртип урнаштыру теләге бар. Моннан тыш, әлеге методика бюджет өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә файдаланыш табачак. Бүгенге көндә тәкъдим ителгән системалылык бик тә кирәкле булачак», - дип әйтте ул.

Татарстанда тиешле программалар кабул ителә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Шул исәптән, сакчыл җитештерүне кертү системаларын һәм принципларын кертү программасы, Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча программа һәм башкалар.

«Безнең предпритиеләр актив рәвештә әлеге технологияләрне куллануга кертәләр. Әлеге инструментларны 160лап компания куллана. Лидерлар арасында  – “КАМАЗ” ААҖ, “Горький ис. Зеленодольск заводы”, “Татнефть” ААҖ, “ПОЗИС” ААҖ һәм башкалар”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, республикада сакчыл җитештерү методикасын кертү буенча белгечләр әзерләү тәҗрибәсе бар. Әлеге юнәлеш вузлар һәм урта һөнәри  белем бирү учреждениеләренең укыту-мәгариф программаларына кертелгән, дип өстәде ул.

“Бу юнәлештәге эшне ныгытырга мөһим. Белгечләр әлеге технологияләргә ия булырга һәм аларны җитештерүдә куллана белергә тиеш. Шунысы куанычлы, студентлар арасында бүген сакчыл җитештерү буенча олимпиада уза. 2019 елда Казанда эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты узачак. Без бу ярышу дәрте аша гомуми вәзгыятьне сизелерлек үзгәртә», - дип ышанычын белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов үз чиратында Татарстан - предприятиеләрнең конкурентлылыкка сәләтен һәм эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү эшчәнлеге кысаларында “Сакчыл җитештерү” технологияләрен уңышлы гамәлгә ашыручы Россиянең алдынгы төбәкләрнең берсе, дип өстәде.

“Бүгенге көндә “Сакчыл җитештерү” – предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүнең һәм чыгымнарны киметүнең төп инструментларының берсе. Алар, үз чиратында, заман икътисадының приоритетлы мәcьәләләре, бүгенге көн һәм киләчәкнең бурычлары булып торалар,”-дип игътибар итте Равил Зарипов.

Ул шулай ук конференция белән беррәттән лин-технологияләр өлкәсендә студент-белгечләр арасында сакчыл җитештерү буенча I Бөтенроссия олимпиадасы узуын искә төшерде. Министр анда катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.

Алга таба конференциядә катнашучыларның докладларын тыңлап киттеләр.

Чараның тәмамлану өлешендә  Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга сакчыл җитештерү менеджменты системасына туры килү сертификатын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International